Әгерҗедә беренче тапкыр Машинист көнен тантана иттеләр
Чараның тулы фоторепортажы соңрак бастырылачак
Кичә Әгерҗе мәдәният сараенда Машинист көне уңаеннан тантаналы чара узды.Тимерьюлчыларны бу көнне Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Фәрит улы Нургаянов сәламләде һәм котлады.
- Тимерьюлчылар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм теләсә нинди һава торышында эшлиләр, аларны йөкләнгән эш өчен җаваплылык, профессионализм һәм оешканлык аерып тора. Тимерьюлда эшләү нык сәламәтлек, чыдамлык, белем, игътибарлылык һәм җитдилек таләп итә.
Бәйрәм көнендә һәрберегезгә сәламәтлек, яңа хезмәт җиңүләре, бетмәс - төкәнмәс тормыш энергиясе, оптимизм һәм гаиләләрдә иминлек телим, - диде ул.
Бәйрәм чарасы тантаналы бүләкләү белән дәвам итте. Бүләкләнүчеләр исемлеге белән сылтама аша танышып була. Чараның тулы фоторепортажы соңрак бастырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев