Әгерҗедә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак
Ул _- «Кадрлар» милли проекты чараларының берсе
Әгерҗе районында Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе оештырылачак.
Ул 18 апрель көнне 10.00 сәгатьтә К.Маркс урамы, 11а адресы буенча узачак.
Ярминкәгә килүчеләрне нәрсәләр көтә?
-Эш тәкъдим итүчеләр белән очрашу һәм экспресс-әңгәмәләр;
-Һөнәр сайлау буенча экспертлардан консультацияләр;
-Эшкә урнашу буенча мастер-класслар һәм тренинглар.
РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе эш эзләүчеләргә һәм компанияләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле коралы булып тора.
Быел төбәк этабы 2 меңнән артык мәйданчыкны колачлаячак.
2025 елдан башлап Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе - «Кадрлар» милли проекты чараларының берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев