Әгерҗедә диңгезчеләр бәйрәм иттеләр
Әгерҗе районында 300дән артык диңгезче исәпләнелә
Бүген Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан Әгерҗедәге Мәңгелек ут янында бәйрәм чарасы узды.
Анда үзе дә диңгезче буларак хәрби хезмәт бурычын үтәгән район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, райондагы диңгезчеләр оешмасы җитәкчесе Илнар Закиров һәм төрле елларда Балтыйк, Төньяк, Кара диңгезләр, Тын океан һәм башка флотларда хәрби бурычларын үтәгән якташлар җыелдылар. Бәйрәмгә гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде. диңгезчеләр бу көнне янә хезмәт иткән елларына кайттылар, хатирәләр яңарттылар.
Бәйрәм әләмен күтәрү хокукы ветеран диңгезче, күп еллар Хәрби диңгез флоты ветераннарының район советы рәисе булган Раиф Гәрәевка бирелде.
– Хөрмәтле ветеран диңгезчеләр, сезне уртак бәйрәмебез – Хәрби-диңгез флоты көне белән чын күңелдән котлыйм. Туган ил алдындагы бурычны сез диңгез киңлекләрендә үтәдегез. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә үз өлешегезне кертәсез. Диңгезчеләр бердәм, дус булулары белән аерылып торалар, – диде Илфат Ильяс улы бәйрәм белән тәбрикләп.
Ветеран диңгезчеләр мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдылар, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев