Әгерҗедә “Ел тәрбиячесе“ бәйгесенең зона этабы уза
Бәяне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре бирә
Бүген Әгерҗедә “Ел тәрбиячесе“ бәйгесенең зона этабы уза. Анда тугыз тәрбияче финалга чыгу өчен осталыгын күрсәтә.
8нче балалар бакчасы Әгерҗе, Менделеев, Минзәлә районнарыннан тугыз тәрбиячене каршы алды. Бүген биредә “Ел тәрбиячесе“ республика бәйгесенең зона этабы уза.
Тәрбиячеләр занятие һәм “Минем педагогик табышым“ дигән темага үзләре куллана торган эш алымнарын күрсәтәләр.
Аларга бәяне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре бирә.
Безнең район данын 8нче, 9нчы һәм Тирсә балалар бакчаларыннан Ирина Мурадова, Эльвира Гәрәева, Гөлнара Җәлилова яклый.
Бәйге башланганчы 8нче балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүче балалар кунакларны җыр-биюләр белән сәламләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев