Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә Габдулла Галиевнең якты истәлегенә күргәзмә эшләнде

Якташ язучыбызның тууына - 95 ел

Якташ язучы, табиб, имам Габдулла ага Галиевның тууына - 95 ел.

Шул уңайдан Әгерҗедә урнашкан үзәк китапханәдә аның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган күргәзмә эшләнде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Габдулла Гали улы Галиев 1928 елның 10 гыйнварында Татарстанның Әгерҗе районы Төрдәле авылында туа.

Бала һәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән бик күп яшьтәшләре кебек, ул да кечкенәдән эшкә җигелеп үсә: ат җигеп җир сөрә, колхоз тракторлары өчен ерак җирләрдән ягулык ташый; көзләрен элеваторга ашлык илтә, кышларын Лубьян урманнарында агач чыгара.

1943 елда Кырынды авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, Алабуга шәһәрендә берьеллык ветеринария курсларында укып кайткач, Г.Галиев колхозда алты ел ветеринар һәм зоотехник булып эшли. 1952–1955 елларда Алабуга медицина училищесында янә укып, медицина фельдшеры белгечлегенә ия була һәм 1989 елга чаклы (пенсия яшенә җиткәнче) районның Балтач участок хастаханәсендә фельдшер, Кырынды, Татар Шаршадысы авылларында медицина пункты мөдире вазифаларын башкара. Тырыш хезмәте өчен "Сәламәтлек саклау отличнигы" исеменә лаек булды. 16 ел Төрдәле мәчетендә имамлык итә.

Габдулла ага яше шактый өлкәнәя төшкәч кенә кулына каләм ала. Аның беренче әсәре – «Тормыш үче» исемле пьесасы (соңрак исеме «Яшел елан» дип үзгәртелә) үткән гасырның алтмышынчы елларында языла. Пьеса төбәк үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелеп, тирә-як авылларда күрсәтелеп тә йөри, матбугатта әсәр турында уңай фикерләр дә әйтелә. Табигый, авторны бу рухландырып җибәрә: шуннан соң ул «Айдар», «Солдат кайтты», «Гөлгенә», «Аккошлар кебек» исемле сәхнә әсәрләрен иҗат итә. Боларның алдагы икесе, үз вакытында Минзәлә татар драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә.

Сиксәненче еллардан башлап Г.Галиев проза әсәрләре язуга да игътибарын юнәлтә. 1995 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан һәм ике повестен эченә алган «Үкенеч» җыентыгы, 1997 елда «Кичер мине, Сурия» һәм 2002 елда «Хәзрәт малайлары» исеме белән чыккан проза китаплары авторның бу жанрда да уңышлы эшли алуын күрсәтәләр. Ул дистәгә якын китап авторы.

Г.Галиев – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ:
Солдат кайтты: комедия.—Казан: Халык иҗаты йорты басмасы, 1988. — 53 б. — 500 д.
Үкенеч: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. — 95 б. — 5000 д.
Кичер мине, Сурия: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 78 б. — 3000 д.
Хәзрәт малайлары: хикәяләр, повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 2246. —2000 д.
Кырык дүртнең буранлы кышы: повестьлар, хикәя. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 207 б. — 2000 д.
Йөрәк ярасы: повестьлар, хикәяләр, юморескалар.- Казан:Татар.кит.нәшр., 2012.- 287 б. – 2000 д.
Минем бабай умартачы: хикәяләр. – Ижау: Ижау Республика типографиясе, 2005.- 119 б. - 500 д.
Кырынды авылы тарихыннан хатирәләр. – Ижау: «МарШак», 2017. – 139 б. – 110 д.
Мәхәббәт һәм мәкер: хикәяләр һәм башка язмалар, драма әсәре. – Ижау: «МарШак», 2017. – 211 б. – 100 д. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев