Әгерҗедә яңа билгеләнү
Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары билгеләнде
ДЖАМЕТОВА Гөлнас Фелис кызы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.
Г.Джаметова 1980 елда Әгерҗе районы Азево авылында туган. 2002 елда Удмурт дәүләт университетын тәмамлаган. Белгечлеге буенча – филолог, укытучы.
Хезмәт юлын Көчек мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучы булып башлаган. 2004-2007 елларда “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясендә оператор, 2008-2018 елларда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә методист, директор урынбасары, 2018 елдан башлап әлеге вазифага билгеләнгәнче Әгерҗедә тарих һәм мәдәни мирас музее җитәкчесе булып эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев