Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә яңа “Хәтер бакчасы“ барлыкка килде

Әби­-бабайларыбыз истәлеген

Елның­-елында 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан районыбызда “Хәтер бакчасы“ акциясе уздырыла. Быел ул Иж­-Бубый ягыннан Әгерҗегә керү уңаендагы юл буенда барлыкка килде. 

Биредә “Әгерҗе урманчылыгы“ учреждениесе, район хакимияте хезмәткәрләре, “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге Советы депутатлары, Яшьләр парламенты активистлары, 500 төп каен, миләш үсентеләре утырттылар.

Алдан район электр челтәре хезмәткәрләре трактор белән чокырлар казып чыкканнар, “Төзелеш идарәсе“ учреждениесе ир­егетләре агач утыртылачак территорияне тәртипкә китергәннәр. Туфракта дым җитәрлек булмау сәбәпле, махсус машина белән су сибү дә оештырылды. 

Тулаем алганда, әлеге акция барышында районда барлыгы 1500 төп агач үсентесе утыртылды. Иске Эсләк, Кө чек, Кадрәк авылларында яшәүчеләр дә тарихи әһәмияткә ия акциягә кушылдылар. Ә “Әгерҗе урманчылыгы“ учреждениесе хезмәткәрләре, арендаторлар тарафыннан язын урман фондына 44 мең төп агач утыртылган. 

– Агачны утырттың да эш бетте түгел. Аны тәрбияләү дә – безнең бурыч, – ди урманчылык учреждениесе җитәкчесе Владимир Ишморатов. – Узган ел утырткан үсентеләр матур гына күтәрелеп киләләр, яфрак яралар. Яңгыр булмау сәбәпле, аларга су сибүне дә оештырабыз. Эш төгәлләнгәннән соң, акциядә катнашучылар әлеге мәйданга “Хәтер бакчасы“ дигән истәлек тактасы урнаштырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев