Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә “Яшь шашкачы-2025” муниципаль турниры узды

Кечкенә даһилар уен барышында кагыйдәләрне белүне генә түгел, ә стратегик фикерләү сәләтен дә күрсәттеләр

Әгерҗенең 5 нче балалар бакчасында, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында шашкага иң сәләтле һәм перспектив уенчыларны җыйган “Яшь шашкачы – 2025” муниципаль шашка турниры узды, дип хәбәр итә “Мәгариф идарәсе”. 

Кечкенә даһилар уен барышында кагыйдәләрне белүне генә түгел, ә стратегик фикерләү сәләтен дә күрсәттеләр. 

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде: 

Малайлар арасында: 

1 урын: Лаибурашвили Давид (д/с №7) 
2 урын: Насыйбуллин Аяз (д/с №5) 
3 урын: Гайнуллин Дамин (д/с №8) 

Кызлар арасында: 

1 урын: Исхаков Руслан (д/с №5) 
2 урын: Старикова Арина (д/с №8) 
3 урын: Ситдыйкова Зарина (д/с №1) 

Без «Яшь шашкачы – 2025» шашка турнирында җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев