Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә яшәүче 101 яшьлек хезмәт ветераны тавыш бирде ВИДЕО

Саҗидә әби Хәерова гражданлык бурычын өендә үтәде

Бүген 465нче участокның сайлау комиссиясе әгъзалары Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Саҗидә әби Хәерованы өенә барып сайлаттылар
...Саҗидә 1922 елда Әгерҗедә туган. Бер гасыр эчендә илдә, районда булган вакыйгаларны үз йөрәге аша уздырган. Бала югалту хәсрәтләрен дә кичергән.

Әлеге олы кайгылар сындырып сынаса да, бирешмәгән. Көнкүреш комбинатында тегүче, аннан күп еллар тимер юл узелы хастаханәсендә буфетчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан.

Хәзер Саҗидә әбигә 101 яшь. Ул картлыгын сугыш ветеранының тол хатыны буларак бирелгән фатирында уздыра. Әле дә чисталык, матурлык ярата. 

–    Әгерҗебезнең дә елдан-ел матурлануына сөенәм. Яңа өйләр, биналар калкып чыга. Машиналар көзге кебек юллардан җилдерә. Балаларга шөгыльләнергә безнең тирәдә генә дә күпме уңайлыклар тудырылган! Балалар иҗаты йорты да бар, спорт мәйданчыгында да рәхәтләнеп уйныйлар. Кибеттә җаның теләгән әйберне сатып алырга була. Шөкер, пенсияне дә һәр айны көне-сәгате белән китерәләр. Оҗмахта яшибез! – ди Саҗидә апа.

Бюллетеньне тартмага төшергәндә дә әбекәй ил-көннәребезгә тынычлык, гаиләләргә бөтенлек, олысы-кечесенә сәламәтлек теләде. 

–    Тормышларыбыз бөтен, җитеш, бәрәкәтле булсын, – диде ул.  

Ххх

Сәламәтлеккә, инвалидлыкка, ихтыяҗы булган затларны тәрбияләүгә бәйле рәвештә яки башка нигезле сәбәп белән сайлау участогына килә алмаган очракта өйдә тавыш бирергә була. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, өйдә тавыш бирү нияте хакында әйтергә кирәк. Участок сайлау комиссиясенә сайлаучы үзе мөрәҗәгать итә, шулай ук туганнары, күршеләре яки социаль хезмәткәр ярдәменнән файдалана ала. Мондый гаризалар учсток сайлау комиссиясендә 17 март көнне 14 сәгатькә кадәр кабул ителә.  

Белешмәләр өчен телефоннар: 22955, 21561, 22705.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев