Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә яшәүче 71 яшьлек пенсионер Нәзимә МИННЕБАЕВА ике сыер асрап көн күрә

«Алар – минем күңел юанычым. Бик ямансу булганда үзләрен кочаклап елыйм да, җырлыйм да..»

Аларның абзарлары элек-электән малсыз тормаган. Хәтта фатирда яшәгәндә дә йортлары белән янәшә урнашкан сарайда сарыклар асраганнар, тавыклар тотканнар. “Абзардагы мал үземне генә түгел, бала-оныкларны да туендыра, файдасы да кала“, – ди гомер көзенә якынлашканда да сыер асраучы Нәзимә апа Миннебаева. 

Хәзер авылларда да абзарларында сыер мөгрәми, тавык кытакламый торган хуҗалыклар күп. Нәкъ менә андыйларга Нәзимә апаны үрнәк итеп куясы килә. Ул биш ел элек ире Фират вафатыннан соң тол калуына карамастан, ике сыер асрап гомер кичерә әле. 

–    Алар – минем күңел юанычым. Бик ямансу булганда үзләрен кочаклап елыйм да, җырлыйм да, – ди ул. 

Миннебаевларның Восточная урамында яши башлауларына 20 еллап кына. Зур йорт салганнар. Абзарлары, каралты-кураларына карагач та оста куллы хуҗа төзегәнен тоемлыйсың.

–    Үзебезнең йортыбыз булгач, анда сыер асрау зур теләгем иде. Мин Актаныш районындагы Түке авылында туып-үскән кыз Әгерҗегә килгәч тә күп еллар сыерлы булу турында хыялландым бит, – ди Нәзимә апа. 

Лаеклы ялга чыккач та (Нәзимә апа 35 ел Әгерҗедә сәүдә системасында эшли) бу хыялын тормышка ашыра. Менә 15 ел инде абзарларына ике сыер “хуҗа“ аларның. 

–    Дөрес, баштагы елларда терлек азыгы хәзерләү проблема иде. Ирем белән иртүк мотоблокка утырып  болынга чыгып китәбез, чалгы белән киерелеп печән чабабыз. Аны алып кайту, урнаштыру олы бер мәшәкать иде, – дип искә ала Нәзимә. – Ә хәзер бер сызгыру җитә. Печән-саламын да, ашлыгын да китереп бирәләр. Быел, мәсәлән, 1500 сумнан 10 рулон печән, килосын 10 сумнан арыш, 11 сумнан арпа – барлыгы 1,5 тонна ашлык сатып алган. Шушы көннәрдә салам да китергәннәр. 

Әле бакчасында азык чөгендере дә үстерә. Малларны вак бәрәңгедән дә өзгәне юк. Анысы белән сөт алучы клиентлары тәэмин итеп торалар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев