Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә яшәүче Дания Сахаува: 38 ел дәвамында буфетчы һөнәренә бар күңелемне бирдем

Дания Сахаува - Җәмәгать туклануы предприятиесе хезмәткәре

“Район кулланучылар җәмгыятенең җәмәгать туклануы предприятиесендә нинди генә вазифа башкарсам да, иң яратканы буфетчы һөнәре булды. 38 ел дәвамында әлеге һөнәргә бар күңелемне бирдем”, – ди Әгерҗедә яшәүче Дания САХАУВА.

Сәүдә тармагы чәчәк аткан чорлар була ул 80нче еллар. Әтисе Альфред абый да шул елларда мәктәп тәмамлаган кызы Данияне нәкъ менә әлеге өлкә буенча укырга өнди. “Кулинар булсаң, тамагың тук булыр, балам, син шул юлдан кит”, – дип үгет-нәсыйхәтен бирә гаилә башлыгы. Дания әтисенең тәкъдименә каршы килми, Ижауда кулинария училищесында белем ала.

– Дөресен әйтим, кухняда аш-суга оста әнием янында кайнашырга яратсам да, кулинар һөнәрен ошатмый идем. Әмма язмыш мине бу юлдан алып кереп китте. Һәм моңа бер тапкыр да үкенмәдем, – ди Дания ханым.

Әгерҗе райпосына кайткан яшь белгечне Разалия Нәҗипова җитәкчелегендәге җәмәгать туклануы предприятиесенә эшкә алалар. Берара кулинар булып эшләгәннән соң, Дания Альфред кызына ул вакытта Әгерҗедә бик популяр булган “Бистро” (халык телендә “пельменный”) кафесына буфетчы булып эшләргә тәкъдим итәләр. Биредә алар остазы Мәдинә Ахунова белән күп еллар килешеп, аңлашып хезмәт куялар.

– Без халыкка әзер продукцияне тәкъдим итүчеләр генә булсак та, үзебезгә нинди зур бурыч йөкләнгәнен яхшы аңлый идек. Сатып алучылар белән безнең арада иң яхшы мөнәсәбәт булырга тиешлеген һәрчак истә тоттык. Чират ишек төбенә кадәр сузылган, клиентлар арасында аңлашылмаучанлыклар килеп туган очракта да һәрчак алтын урталыкны таба белдек, йөзебездән елмаю китмәде, – ди Дания ханым.

2010 елда кафе ябылгач, буфетчы Дания әлеге эшен “Дуслык” кафесында дәвам итә. Биредә дә көнозын халыкка хезмәт күрсәтә ул. Беренче, икенче ашлар, салатлар, 20 төрдән артык камыр ризыклары тәкъдим итә.

– Иртәнге сәгатьләрдә үк районнан килүчеләр, шәһәр халкы безнең җәмәгать туклануы предприятиесе аш-су осталары әзерләгән тәмле ризыкларны алырга керәләр. Алар белән берничә минут аралашу вакытында ниләр генә белмисең! Гаилә хәлләрен дә, язмышларын да, борчуларын да ачып салалар. Миңа халык белән аралашып эшләү бик ошый, – ди Дания Альфред кызы.

Район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Ваһаповның да һәркемгә кешелекле, кечелекле булуын мактап телгә алды ул.

– Коллективта үзара дус эшләү генә җитми әле ул, җитәкчелек тарафыннан җылы мөнәсәбәт булу эшкә карашны тагын да яхшырта, – ди Дания апа.

Дания Альфред кызы хезмәт еллары дәвамында төрле дәрәҗәдәге күпсанлы бүләкләүләргә лаек булган.

– Һәр уңышыма ихлас күңелдән сөенүче ул әти-әнием иде, – ди ул.

Әнисе Сания апа вафат булса да, Альфред абый әле дә кызы белән горурланып яши. Ул картлыгын да аның тәрбиясендә уздыра.

– Ике улым, кызым, киленнәрем һәм дүрт оныгымны янәшәмдә тою да – зур бәхет. Алар барысы да Әгерҗедә яшиләр һәм ялларда минем янга җыелалар. Тәмле ризыклар пешереп сыйларга яратам үзләрен, – ди Дания апа.

Хәзер ул бакча сезоны башланганын көтә.

– Бөтен мәшәкатьләремне онытып яратып эшлим анда. Әнә шулай, хезмәттән тәм таба  белгәнгә, һәр эшемнең нәтиҗәсе дә матур була, – ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев