Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә юл хәрәкәте иминлеге турында фикер алыштылар һәм иң яхшы ЮИДчыларны билгеләп үттеләр

Актив хезмәтләре өчен ЮИД отрядлары җитәкчеләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр

Әгерҗе районы администрациясендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы булды. 

Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Эльмира Бонькина район белем бирү учреждениеләрендә 2024-2025 уку елында балалар юл-транспорт травматизмын булдырмау турында доклад белән чыгыш ясады. 

Актив хезмәтләре һәм юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен ЮИД отрядлары җитәкчеләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән: 

- Венера Касыймова (Көчек урта мәктәбе);

- Алсу Латыйпова (Исәнбай урта мәктәбе);

- Елена Кондрашина (Әгерҗе шәһәренең 4нче урта мәктәбе) 

- Светлана Галләмова (1нче гимназия) һәм Яр Чаллы шәһәренең «БДД» ДБУ (ТУ) профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсәния Шиабутдинова бүләкләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев