Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә Камил Мансур улы Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе үтте

Чарада матурлыкка, сәнгатькә гашыйк кешеләр катнашты

30 ноябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында алма төшәрлек тә урын юк иде дип әйтсәк, бер дә арттыру булмастыр. 

Урта һәм өлкән яшьтәге китап сөючеләр белән беррәттән,  Әгерҗе шәһәренең “Балалар сәнгать мәктәбенә” йөрүче балалар җыелган залда районыбыз рәссамы, шәһәребезнең Мактаулы гражданы, Әгерҗе гербының авторы, “Барлык буын чик сакчыларына” мемориалын ясаучы, Таҗи Гыйззәт исемендәге бүләк иясе Камил Мансур улы Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе булып узды. Чарада матурлыкка, сәнгатькә гашыйк кешеләр катнашты.

Сәнгати бизәүче, талантлы рәссам Камил Мансур улының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру  сорау-җавап рәвешендә бик кызыклы формада барды. Камил әфәнде тамашачыларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде, күзләрнең явын алырлык иҗат эшләре белән тәэсирләндерде. Һәр рәсем үзенең ачык төстәге буяулары аша табигать күренешләрен, мәдәни-тарихи мирас һәйкәлләрен чынбарлыктагы кебек сурәтләнүе белән күңелләргә үтеп керде.

Камил Мансур улы Әгерҗе шәһәре гербының күңелендә ничек тууы хакында сөйләде. Шәһәр үзәгендәге чик сакчыларына багышланган һәйкәлне булдыру буенча башкарылган эшләр турында бәян итте. Кичәнең кунаклары Камил Мөхәммәтшинга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр, истәлекләр белән уртаклаштылар. Сәнгать мәктәбе укучылары ясаган рәсемнәрдән төзелгән күргәзмәгә Камил абыйлары күзәтү үткәрде һәм аларга киңәшләрен бирде.

Юбилярны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Чулпан Нурмөхәммәтова тәбрикләде. Танылган музыкант Александр Гущинның гитарада уйнап җырлавы бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Наилә Муллахмәтованың җыры да алкышларга күмелде. Ә “Балтачым – йөрәк тибешем” җырының көй авторы Дамир Муллахмәтов язмасында яңгыравы Камил Мансур улының күңел кылларын нечкәртте, туган авылы урамнарын искә төшерде. Әлеге очрашуда катнашучылар күңел матурлыгын барлык райондашларыбызга да мул итеп өләшүче Камил Мөхәммәтшинга ихластан соклану хисләре һәм җылы тәэсирләр белән таралыштылар.

Рушания Байтимерова
Әгерҗе үзәк китапханәсе хезмәткәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев