Әгерҗедә команда-штаб укулары узды
Ике этапта узган укуларның нигезенә зур һәлакәтләр яки гадәттән тыш хәлләр, шулай ук хәрби гамәлләр кертү яки алар нәтиҗәсендә барлыкка килү ихтималы булган хәлләр салынды
“Һава тревогасы” сигналы буенча нишләргә? Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару буенча эшне ничек оештырырга? Районда ике көн дәвам иткән команда-штаб укулары барышында чаралар шушы һәм башка сорауларга җавап табу юнәлешендә оештырылды. Укуларда Россия Гадәттән тыш эшләр министрыгының ТР буенча баш идарәсе вәкилләре катнашты.
Ике этапта узган укуларның нигезенә зур һәлакәтләр яки гадәттән тыш хәлләр, шулай ук хәрби гамәлләр кертү яки алар нәтиҗәсендә барлыкка килү ихтималы булган хәлләр салынды. Аларны хәл итүдә шәһәрнең барлык хезмәтләре, шул исәптән район хакимияте вәкилләре дә катнашты. Шулай ук Удмуртия Республикасының янгынга каршы хезмәтләре подразделениләре, “Россия тимер юллары” җәмгыятенең янгынга каршы сак хезмәте вәкилләре дә җәлеп ителде.
Беренче этап барышында гражданлык оборонасын тыныч вакыттан хәрби вакытка күчерү фонында башкарылырга тиешле гамәлләр каралды. Болар – районның гражданлык оборонасы органнарын югары әзерлек дәрәҗәсенә китерү, халыкны һәм территорияләрне хәрби конфликтлар вакытында яки алар нәтиҗәсендә барлыкка килгән куркынычлардан саклау буенча мәсьәләләрне хәл иткәндә коткару хезмәтләре арасында үзара бәйләнешне булдыру, һава тревогасы сигналы буенча эвакуация чараларын уздырганда районның гражданлык оборонасы штабының һәм коткару хезмәтләренең, халыкны яшерү урыннарына урнаштыру эшен оештыру һәм башкалар.
Икенче этапның төп темасы табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару буенча чаралар оештыру булды. Бу этапта хәл ителү өчен өч төп уку мәсьәләсе сайланган иде. Беренчесе – Әгерҗе тимер юл станциясе территориясендә тимер юл транспортында булган һәлакәт белән бәйле рәвештә нефть продуктлары түгелү аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү. Икенчесе – “Спутник” Боз сарае бинасында килеп чыккан янгын нәтиҗәләрен юкка чыгару. Өченчесе – җиңел автомобиль һәм микроавтобус катнашында булган юл-транспорт һәлакәтенә бәйле рәвештә тиешле гамәлләрне башкару.
Тулы материал - газетабызнын җомга санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев