Әгерҗедә композитор Петр Чайковскийның тууына 185 ел тулу уңаеннан концерт узды
Бу көнне сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары Чайковскийның иҗат дөньясына чумды
2025 елда күренекле композитор Петр Ильич Чайковскийның тууына 185 ел тула, дип хәбәр итә “Балалар сәнгать мәктәбе”.
Шул уңайдан 15 апрель көнне Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында лекция-концерт узды.
Чайковский иҗатына гашыйк булган сәнгать мәктәбе укытучылары яшь музыкантларны аның әсәрләре белән таныштырды, укучылар исә аның көйләрен тыңлап рухи ләззәт алды.
Бу мавыктыргыч мизгел яңа буынны көйләр иҗат итүгә рухландыручы менә дигән мөмкинлек булды!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев