Әгерҗедә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча комиссия эшли
Һәр гаиләгә – аерым игътибар
Районда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча махсус комиссия эшли.
– Агымдагы елның 9 аенда гаиләләрдән кергән 170кә якын мөрәҗәгать буенча тиешле ярдәм күрсәтелде, – ди комиссия җитәкчесе Илфат Ямалиев. – Болар, нигездә, утын, төзелеш материаллары китерү, хуҗалык һәм көнкүреш мәсьәләләрен чишүдә, түләүләр буенча проблемаларны хәл итүдә булышлык күрсәтү һәм башкалар. Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларның гаиләләренә хакимият вәкилләре, депутатлар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары арасыннан кураторлар да беркетелгән иде.
– Без алар алдына һәр гаилә белән элемтәдә булу, аларга тиешле игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү бурычын куябыз. Һәр гаилә белән урында шәхси эш алып бару ярдәмне адреслы рәвештә тиз башкару мөмкинлеген бирә. Кураторлар гаиләләр белән хакимият арасында арадашчылар да булып торалар. Бу мәсьәләне район башлыгы Ленар Нургаянов та шәхси контролендә тота, – ди Илфат Ильясович.
Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча “кайнар лиия” телефоны эшли. Номерлары: 8(85551) 22042, 21560.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев