Әгерҗедә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын тантаналы төстә ачуга багышланган бәйрәм узды
Ипи дә салдылар, самавыр да агарттылар
Бу көнне тамашачылар күпмилләтле Әгерҗе районы халкының талантларга бай булуына һәм аларның әби-бабаларыбыздан килгән традицияләрне яңартып яшәүләренә сокландылар. Ике сәгать дәвам иткән концертта артистларыбыз, чыгыш ясап, онытылып баручы йолаларны күрсәттеләр, борынгы җырларны яңгыраттылар, өздереп биеделәр.
Һәр милләттә кунакларны милли ризыклардан мул табын әзерләп каршы алу гадәте яши. Бу – әби-бабайлардан килә торган күркәм традиция. Бу көнне дә район Мәдәният сарае фойесында районыбыз җитәкчеләрен татар, рус, мари, удмурт кызлары әлеге халыкларның милли ризыклары – чәкчәк, ипи, коман мелна, перепеч белән каршы алдылар. Ә фойеда әзерләнгән күргәзмәдәге матурлык, байлык һәркемне сокландырды. Районның мәдәни мирас һәм тарих музее хезмәткәрләре XVIII гасыр ахыры һәм XIX йөз башында районыбызда яшәүче төп милләт вәкилләре кигән киемнәрне күрсәттеләр. Алар арасында көндәлек һәм баш киемнәре, кәләш күлмәге, бизәнү әйберләре бар иде. Иж-Бубый мәдрәсәсе шәкертләре чиккән калфаклар, XVIII гасырдагы кулъязма Коръән китабы, намазлыклар, сөлгеләр белән дә кызыксынучылар күп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев