Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә «Мин — татар малае, мин — татар кызы» район бәйгесе узды

Бәйге 7 нче балалар бакчасында оештырылды

Бу искиткеч чарада Әгерҗе шәһәре һәм район балалар бакчаларында тәрбияләнүче кызлар, малайлар  актив катнаштылар. Бәйге балаларның татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау йөзеннән генә түгел, ә аларны телне тирәнтен өйрәнүгә, гореф-гадәтләрне саклауга өндәү максатыннан чыгып оештырылды. 

Әлеге матур, җанлы бәйгедә:

Мәрьям Мөфтәхова (7нче балалар бакчасы), 
Айгөл Сутягина (Иж-Бубый), 
Руслана Исхакова (5нче балалар бакчасы), 
Булат Гәрәев (Иж-Бубый), 
Эсмира Велиева (Тирсә), 
Алинә Әхмәтшина (9нчы балалар бакчасы), 
Ясминә Сөнәгәтуллина (Кичкетаң), 
Ясминә Газетдинова (4нче балалар бакчасы), 
Адель Солтанов (6нчы балалар бакчасы), 
Тамерлан Вәлиәхмәтов (1нче балалар бакчасы)катнаштылар. 

Катнашучы балаларның  җанлы чыгышлары залда утыручыларны битараф калдырмады, алар балаларны хуплап, аларның чыгышларына сокланып утырдылар. 

Бәйге ике биремне үз эченә алган иде. Беренчесендә балалар үзләре белән таныштырсалар, икенчесендә шигырь сөйләүгә, җырлау-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Хәтта татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен чагылдырган театраль күренешләр дә тәкъдим иттеләр.  

Чыгыш нәтиҗәләре буенча “Татар малае” – 1нче балалар бакчасыннан Тамерлан Вәлиәхмәтов, “Татар кызы” итеп 7нче балалар бакчасыннан Мәрьям Мөфтәхова билгеләнде.

Булдырдыгыз, балалар! Афәрин!
    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев