Әгерҗедә район беренчелегенә чаңгы-роллерларда узышу буенча ярышлар бара
Ул икенче тапкыр уза
Бүген Әгерҗедә чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр арасында район беренчелегенә чаңгы-роллерларда узышу буенча ярышлар уза. Анда Әгерҗе, Удмуртиянең Сарапул, Можга, Кече Пурга һәм башка район-шәһәрләреннән, Чаллыдан 120дә артык спортчы катнаша.
Шуларның 50гә якыны - Әгерҗе спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр.
Спортчыларны район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Илшат Гарифуллин, ярышларның баш хөкемдары Сергей Чечегов сәламләделәр. Алар узган ел ярышларның зур масштабта узуын, быел да аның географиясе киң булуын билгеләп үттеләр.
Стартка басканчы чаңгычылар белән әңгәмә дә корып алдык. Әгерҗе егете Камил Әхтәмов 1 сыйныфтан бирле чаңгы секциясенә йөри.
- Яратам чаңгы спортын. Авыр булса да, күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә торган спорт төре ул, - диде Камил.
Тимур Латыйпов та, аның сеңлесе Элина әлеге спортка өч ел элек килгәннәр. Ә Исаевлар гаиләсеннән өч малай – Семен, Родион, Глеб чаңгы спортын сайлаганнар. Алар Кадрәк авылыннан Әгерҗегә күченеп килгәннәр.
- Чаңгыны кышкы спорт төре дип дөрес әйткәннәр. Җәй көне тренировкалар авыррак уза. Беренчедән эссе, икенчедән көнгә ике тапкыр шөгыльләнәбез. Аннан Ижауга, Зәйгә барып шөгыльләнү дә даими була. Анда ярышлар да уза. Әмма безгә бу ошый. Чөнки безнең һәр көнебез билгеле режим буенча уза, - диделәр егетләр.
Ярышлар көнозын дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев