Әгерҗедә Сабантуйның абсолют батырына мини-трактор һәм тәкә тапшырачаклар
Узган ел “Батыр” мини-тракторы һәм тәкәгә Салагыштан Илнур Хәбибуллин лаек булган иде
Алданрак хәбәр ителгәнчә, район Сабантуе 8 июньдә узачак. Бәйрәм кысаларында традицион татар көрәше дә узачак.
Ярышларның абсолют батырына, традицион тәкәдән тыш, махсус приз - мини-трактор тапшырачаклар.
Узган ел “Батыр” мини-тракторы һәм тәкәгә Салагыштан Илнур Хәбибуллин лаек булган иде.
Исегезгә төшерәбез:
Әгерҗедә Сабантуй гадәттәгечә 10.00 сәгатьтә ат чабышлары белән башланачак.
Алга таба 11.00 сәгатьтә ат чабышларында җиңүчеләрне бүләкләү узачак.
11.20 сәгатьтә «Сабантуй - 2025» бәйрәмен ачу тантанасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев