Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән очрашу узды

Ул әлеге оешма барлыкка килүнең 95 еллыгы уңаеннан үтте

Бүген халыкны социаль яклау идарәсендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабугадагы җирле оешмасы җитәкчесе Мөнип Гасыймов белән очрашу узды. Ул әлеге оешма барлыкка килүнең 95 еллыгы уңаеннан үтте. Мөнип Исмәгыйль улы юбилей уңаеннан әгерҗелеләрне дә кайнар котлады, дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм булсагыз да, төшенкелеккә бирелеп яшәмәгәнегез – үзе зур батырлык, диде. 

Бу көнне Алабугадан килгән оешма үзешчәннәре бик матур концерт бүләк иттеләр. Аннан әгерҗелелеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов исеменнән тәм-томнар тутырылган күчтәнәчләр тараттылар. 

Мөнип Гасыймов сукырлар проблемаларын чишүдә һәрвакыт ярдәм иткәннәре өчен Ленар Фәрит улына һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зариповага олы рәхмәтен җиткерде. 

–    Алга таба да аралашып, бер-беребезне яклап яшик. Безгә карата булган сорауларыгызны социаль яклау бүлеге аша да җиткерә аласыз. Ә без мөмкин кадәр аларны җавапсыз калдырмаска тырышырбыз, – диде Мөнип Гасимов очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 

Белешмә: Әгерҗе районының сукырлар бүлекчәсендә 17 кеше исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев