Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә торгызу эшләре дәвам итә

Давыл нәтиҗәсендә 22 күпфатирлы йортның түбәсенә, 23 социаль объектка, шулай ук 200дән артык шәхси йортка зыян килде

“Узган атнада булган коточкыч давыл, көчле яңгыр, боз нәтиҗәләрен юкка чыгару, зыян килгән объектларны торгызу эшенә оператив рәвештә кушылган һәркемгә зур рәхмәт”, – дигән сүзләр белән башлады эшлекле сишәмбе киңәшмәсен район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.

Җитәкче МЧС, газ хезмәте һәм электр челтәрләре, хезмәт күрсәтүче һәм төзелеш оешмалары, шәһәр һәм тимер юл хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре башлыклары, гади гражданнарга тирән рәхмәт сүзләре җиткерде.

Табигать бәла-казасы нәтиҗәсендә сафтан чыккан электр линияләре бүгенге көнгә тулысынча торгызылган. Ә газүткәргечләрдәге өзеклекләрне юкка чыгару эше әле дә дәвам итә.

– Давыл нәтиҗәсендә 22 күпфатирлы йортның түбәсенә, 23 социаль объектка, шулай ук 200дән артык шәхси йортка зыян килде. Тулаем килгән зыян күләме якынча 112 миллион сумнан артык дип бәяләнә, – дип хәбәр итте үз чыгышында “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов. – Хәзерге вакытта социаль объектларда, күпкатлы йортларда торгызу һәм төзекләндерү эшләре башкарыла.

Шәхси йортларга килгәндә, 13 июльдән 20сенә кадәр район хакимияте бинасында табигать бәла-казасыннан зыян күргән хуҗалыклардан документлар кабул итү эше алып барылды. Алдагы этапта китерелгән зыян суммасын билгеләү өчен җыелган мәгълүматны эшкәртү эшләре башкарылачак. 

– Һәрьяклап зур күләмдә эш алып барылуга карамастан, шәһәр урамнарында, паркларда, зиратларда ауган агачлар һәм ботаклар бар әле. Территорияләрне тулысынча чистартып бетерү өчен бу атнада өмәләр дәвам итәчәк. Барлык оешмаларны да аларда актив катнашырга чакырабыз, – дип мөрәҗәгать итте Рафаэль Ниязов киңәшмәдә катнашучыларга.

Сүз уңаеннан, шәһәрдә картайган агачларны кисү һәм чыгару эше дә дәвам итә. Шәхси хуҗалыклар территорияләреннән агачлар һәм ботакларны чыгаруга кагылышлы заявкаларны 24242 (адресыгызны күрсәтергә онытмагыз) буенча калдыра аласыз.  

Табигый бәла-каза белән бәйле рәвештә 12 июльдән районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән иде.

– Әлеге режим торгызу эшләре тәмамланганчы дәвам итәчәк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Латыйпов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев