Әгерҗедә “Учларымда кояш” дип исемләнгән төбәкара фестиваль узды
Фестиваль төрле гаиләләрне берләштерде
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әгерҗе районы үз канаты астына иң кадерле кунакларны - тугрылык, зирәклек һәм яхшылык үрнәге булган гаиләләрне җыйды. Төбәкара гаилә иҗат фестивале чын кыйммәтләр сөя, кичерә һәм якыннарын саклый белүчеләр йөрәгендә яшәвен тагын бер тапкыр исбатлады.
Сәхнәгә мәхәббәт һәм тугрылык турындагы шигъри юллар астында сәхнәгә алып баручылар чыкты. Сәхнә артыннан “Мәхәббәт - бүләк кенә түгел, көндәлек хезмәт тә ул”, - дигән тавыш ишетелде.
Фестиваль төрле гаиләләрне берләштерде: 50, 55 һәм хәтта 57 ел бергә гомер иткән юбилярлар, Сарсак-Омгадан Заитовлар гаиләсе, аларның педагогик стажы 140 елдан артып киткән, алты бала тәрбияләүче Капаровлар, яки иҗади уңышлары район горурлыгы булган Хуҗиннар гаиләсе.
СВОда катнашучыларның тормыш иптәшләре һәм балалары горурланып үзләренең яклаучылары турында сөйләделәр.
Тантананың мәртәбәле кунаклары - район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район башлыгы киңәшчесе Рәвия Лутошкина, Татарстан Республикасының “Без бергә!” тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Елакова, «Без бергә!» Татарстан Республикасы тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең төбәк иҗтимагый оешмасы психологы Татьяна Мелехина, «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга гаилә корырга ярдәм итү үзәге» Яр Чаллы дәүләт бюджет учреждениесе директоры Галина Саттаева, шушы ук учреждениенең директор урынбасары Ольга Попова.
Ятим калган яки имин булмаган гаиләдә үскән балаларны үз гаиләләренә кабул иткән әти-әниләргә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.
“Сез йөрәгегезнең ишекләрен ачтыгыз”, - дип билгеләп үтте алып баручы, бер җылы сүзгә мохтаҗ балаларга чын ата-ана назы бүләк иткән гаиләләргә бүләкләр тапшырганда.
Концертта Актаныш һәм Менделеевск районнарыннан килгән гаиләләр дә катнашты. Бәйрәм «Бәхет кошы» дигән легендар җыр астында флешмоб белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев