Әгерҗедә Ураза-бәйрәм гөрләде
“Яшьлек“ паркында зур чара узды
Әгерҗенең “Яшьлек“ паркына Ураза бәйрәменә халык бик күпләп агылды. Өлкәннәр белән бергә яшьләр, аеруча ир-егетләр һәм балалар да күп иде паркта.
Әгерҗелеләрне бәйрәм белән район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин котлады. Ул һәр гаиләгә бәрәкәт, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек теләде.
Чара кечкенә балаларның Коръән аятьләрен, сүрәләрен укулары белән башланды. Өч яшьтән үк Коръән сүрәләрен яттан чатнатып сөйләүче мәдрәсә шәкертләренә карап сокланырлык! Бәйрәмне алып баручы Булат Талипов ислам дине буенча балаларга викторина үткәрде. Мәктәпкәчә яшәтәге сабыйларның да биш вакыт намаз, ураза, Коръән турында бик мәгълүматлы булулары сокландырды.
Бәйрәм белән котларга ике метрлы роботлар килүе балалар өчен көтелмәгән шатлык булды. Роботлар белән фотога төшкәннән соң күңелле уеннар башланып китте. Батутларда сикерү дә балаларга бик ошады. Анда сикерүче балаларның күңелле чыр-чуын хәтта кошлар да тын калып тыңлап торды. Әтиләре аркан тартышканда балалар көч биреп тордылар. Шуңададыр, Әгерҗе командасы Сарапул командасын җиңүгә иреште.
Бәйрәмдә балаларга тәмле-татлы күчтәнәчләр дә өләшенде. Аннан бәйрәм кунаклары пылау белән сыйландылар.
– Бәйрәм рухын балалар аеруча тоярга тиеш. Шуңа алар өчен дә күп ярыш-уеннар оештырдык. Елдагыча, быел да бәйрәмгә пони һәм ишәк чакырдык. Балалар өчен зур шатлык булды алар. Көне дә бик матур булды, – дип бәйрәм шатлыгын уртаклашты Габделкәрим хәзрәт.
Тәмле пылау белән сыйланганнан соң:
– Игелек, миһербанлылык, иманга өндәүче, бердәмлекне чагылдыручы матур бәйрәм булды. Рәхмәт оештыручыларга. Аллаһының мең рәхмәте яусын. Чын бәйрәм булды, – дип күңел тулы куаныч, якты бәйрәм рухы алып таралышты әгерҗелеләр бәйрәм чарасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев