Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә үзара салымга кагылышлы җыен нәтиҗәләре билгеле

Акчалар түбәндәге эшләрне башкаруга юнәлтеләчәк

10-21 октябрь көннәрендә Әгерҗе шәһәре территориясендә 2023 елда гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча җыен узды.

Гражданнар җыены йомгаклары беркетмәсе мәгълүматларына караганда, җыенда 7229 кеше (катнашырга хокуклы шәһәр халкының 53,19%ы) катнашкан. 2023 елда үзара салым кертү яклы дип җыенда катнашучыларның 4762се (65,8%), каршы дип 2467се (34,12%)  тавыш биргән. Гражданнар җыены узган һәм гамәлдә дип танылды. 

2023 елда үзара салым акчалары түбәндәге эшләрне башкаруга юнәлтеләчәк:
–    шәһәр территориясендәге вак таш өслекле юлларны карап тоту һәм ремонтлау;
–    шәһәр территориясендәге җәяүлеләр күперләрен карап тоту һәм ремонтлау;
–    шәһәр территориясендәге тротуарларны карап тоту һәм ремонтлау;
–    шәһәр территориясе өчен юл билгеләре алу һәм урнаштыру;
–    балалар өчен уен комплекслары алу һәм урнаштыру;
–    шәһәр территориясендәге иҗтимагый киңлекләргә кече архитектура формалары, эскәмияләр, чүп савытлары алу, урнаштыру һәм карап тоту;
–    шәһәр территориясендәге урамнарны яктыртуны оештыру өчен лампалар, яктырткычлар, беркетү җайланмалары, махсус җиһазлар алу һәм урнаштыру;
–    янгын сүндерү өчен гидрантлар алу һәм урнаштыру;
–    шәһәр территориясен яшелләндерү өчен чәчәк үсентеләре, орлык, газон үләне алу;
–    шәһәр урамнарындагы куркыныч тудыручы агач-куакларны кисү, санитар эшкәртү;
–    шәһәр территориясендәге зиратларны тәртиптә тоту. 

Лилия ШӘРИПОВА,
“Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев