Әгерҗедә узган ярминкәдә унбер авыл Советы катнаша
Алар шәһәр халкын җыр-биюләр белән сәламлиләр
Бүген Әгерҗедә Өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә башка сәүдәгәрләр белән бергә унбер авыл җирлеге Советы да хезмәт күрсәтә.
Исәнбай, Кадыбаш, Кодаш, Красный бор, Девятерня, Азево, Тәбәрле, Иж-Бубый, Салагыш, Күләгәш авыл җирлекләре хезмәткәрләре үзләре үстергән, авыл халкы тәкъдим иткән сөт һәм сөт ризыклары, камыр ашлары, яшелчә, җиләк-җимеш, кышка консервланган салатлар, кыяр-помидорлар, гөмбәләр белән сатур итәләр.
Девятернядан Фәнис Арсланов, Салагыштан Дамир Муллахмәтов гармуннарда сыздыралар. Иж-Бубыйдан Гөлнур Хәмидуллина, Яңа Акхуҗадан Вәсилә Гайнетдинова дәртле җырларын бүләк итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев