Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә җыен узачак

Җыенда 18 яшькә җиткән, Әгерҗедә даими яки күп вакыт яшәүче һәм сайлау хокукына ия булган шәһәр халкы катнаша ала

Быелның 10-20 октябрендә Әгерҗедә 2023 елда үзара салымны кертү һәм куллану мәсьәләләре буенча халык җыены уза. 

Җыенда 18 яшькә җиткән, Әгерҗедә даими яки күп вакыт яшәүче һәм сайлау хокукына ия булган шәһәр халкы катнаша ала. Гражданнар җыенда шәхсән катнашалар һәм һәркемнең бер генә тавыш бирү хокукы бар. Халыкка уңайлы булсын өчен җыенда тавыш бирү шәһәрнең барлык территориясендә – яшәү урыны, эш урыны буенча, шулай ук район Мәдәният сараенда һәм шәһәр Мәдәният йортында оештырылачак. 

Җыенда катнашучыларга "Сез 2023 елда I группа инвалидлардан, армиядә хезмәт итүчеләрдән, көндезге бүлектә укучы студентлардан кала Әгерҗе шәһәренең җирле референдумында катнашу хокукына ия булган һәр кешесеннән 300 сум күләмендә үзара салым кертүгә һәм әлеге акчаларны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен юнәлтергә ризамы?“ дигән сорауга җавап бирергә туры киләчәк. 

Үзара салым акчасына шәһәрдә түбәндәге эшләрне башкару күздә тотыла: 
-    вак таш җәелгән юлларны карап тоту һәм ремонтлау; 
-    җәяүлеләр күперләрен карап тоту һәм ремонтлау; 
-    тротуарлар җәю, аларны карап тоту һәм ремонтлау; 
-    юл билгеләре сатып алу һәм урнаштыру; 
-    балалар уен комплексларын сатып алу, урнаштыру һәм карап тоту; 
-    җәмәгать территорияләренә кече архитектура формалары, эскәмияләр, чүп савытлары сатып алу, урнаштыру һәм карап тоту; 
-    урам утлары өчен яктырткычлар, беркеткечләр, махсус җиһазлар сатып алу, урнаштыру; 
-    янгын гидрантлары сатып алу һәм урнаштыру; 
-    шәһәр территориясен яшелләндерү өчен чәчәк үсентеләре, орлыклар, газон үләннәре сатып алу; 
-    куркыныч тудыручы коры агачларны һәм куакларны кисү, санитар эшкәртү; 
-    зиратларны тәртиптә тоту.

Белешмәләр өчен телефоннар: 24242, 22868, 22955. 

Лилия ШӘРИПОВА,
“Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитетының оештыру бүлеге җитәкчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев