Әгерҗедән Гүзәлия Хәсәнова утыз елга якын социаль хезмәткәр булып эшли
«Алтысы да әти-әнием кебек якын»,- ди ул
Үз карамагындагы алты әби-бабай аңа үз әти-әнисе кебек якын. Ул әбисенә, әти-әнисенә, каенанасына булган кебек аларга да шундый ук кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыша.
“Бу эштә башкача булырга мөмкин түгел. Чөнки өлкән яшьтәге ялгызлар безнең тәрбиягә дә, җылы сүзгә дә, кайгыртуга да мохтаҗ”, – ди “Өмет” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәр булып эшләүче Гүзәлия ХӘСӘНОВА.
АК ӘБИЛӘР
Әгерҗедә гомер кичерүче Рәсимә апа Әхмәдиевага 92 яшь тулган. Биш ел элек үзәккә социаль хезмәткәр кирәк дип мөрәҗәгать иткәч, аңа Гүзәлия Хөснетдин кызын билгелиләр.
– Беренче көннән үк мин аны кызым кебек якын күрәм, – ди Рәсимә апа. – Гүзәлия киләсе сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрен көтеп алам. Ишектән кояш кебек балкып керә, хәл-әхвәлемне белешә, кан басымын үлчи, кибет, даруханәдән бөтен кирәк-яракны алып кайта. Алай гына да түгел, табибларга кадәр йөртә. Ни кушсам, бер карышусыз бөтен эшемне башкара. Фатирымда чисталык, тәртип икән, бу – аның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Гүзәлия апа теге яки бу эшне башкарганда алар сөйләшеп тә алалар, бергәләп “Әгерҗе хәбәрләре” газетасын да укыйлар. Анда басылган рецептлардан тәмле ризыклар да әзерлиләр.
Рәсимә апа кебек Әгерҗедә яшәүче Вәсимә, Ясминә апалар да Гүзәлия ханымны көтеп алалар.
– Бу апалар – Ак әбиләрем. Алар сабырлыклары белән нәкъ менә әбиемне, әниемне хәтерләтәләр, – ди Гүзәлия апа.
...Ул үзе Яңа Кызылъяр авылында туып-үскән. Көн-төн колхоз эшендә булган әти-әнисен әбиләре алыштырган.
– Ә әби тәрбиясендә үскән бала ул начар була алмый. Хезмәт тәрбиясе дә алдык, өлкәннәргә карата хөрмәтне дә бездә нәкъ менә әби тәрбияләде, – ди Гүзәлия ханым.
Шуңадыр, ул үз карамагындагы һәр өлкән кешегә бик игътибарлы, кайвакыт көйсезләнеп торсалар да хәлләренә кереп, нәрсә борчуын белергә, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Берәр нәрсә булып үзләре шалтыратсалар, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыга.
– Моны олы мәшәкатькә дә санамыйм, эш сәгате белән дә хисаплашмыйм. Мин күңел кушуы буенча эшлим. Өлкән кешене карарга алынгансың икән, алар синең җаваплылыкта булуны аңларга кирәк, – ди Гүзәлия Хөснетдин кызы.
Җитәкчеләре Ольга Еремина да социаль хезмәткәрләргә бу сүзләрне еш кабатлап тора.
– Ольга Николаевна һәрвакыт: “Эшләрен башкардыгыз да чыгып китү ягын карамагыз. Алар белән сөйләшегез, тәмле телегезне кызганмагыз”, – ди. Һәм бу, чыннан да, шулай. Күптөрле вазифалар башкару белән бергә, бездән нечкә психолог булу да таләп ителә. Ә бу эштә безгә үзәктә җитәкчелек тарафыннан оештырылучы күптөрле укулар, вебинарлар, мастер-класслар ярдәм итә, – ди Гүзәлия апа.
...Шушы еллар эчендә ул күпме ялгыз өлкән кешегә ярдәм күрсәткән, аларга йөрәк җылысын бүләк иткән. Лаеклы ялда булса да, әле алга таба да шушы игелекле хезмәтне дәвам итәргә тели. Чөнки аңлый: аның карамагында булган өлкән яшьтәгеләргә нәкъ менә ул кирәк...
Белешмә:
“Өмет” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 57 кеше эшли.
Шуның 39ы – социаль хезмәткәрләр. Аларның 11е – Әгерҗедә, 28е авылларда 233 өлкән яшьтәге ялгызларга хезмәт күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев