Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедән Загребиннар үзләренең гаилә тарихын геройлар батырлыгына баш июдән башладылар

Мәңгелек ут янына чәчәкләр кую Константин һәм Вероника өчен мәхәббәт һәм тугрылык символы булды

2025 елның 5 маенда, никахларын теркәгәннән соң ук, кулга-кул тотынышып, Әгерҗедәге Мәңгелек утка юнәлеп, Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар, дип хәбәр итә «Әгерҗе ЗАГСы». Бу матур традиция Әгерҗедә инде күп еллар яшәп килә. 

 

“Безнең өчен бу бик мөһим, - дип уртаклашты Вероника. - Безнең балаларыбыз ата-бабаларыбызның батырлыгын белергә һәм истә тотарга тиеш. Бу безнең бурычыбыз”. 


«Ватанга мәхәббәт аның тарихына хөрмәт белән башлануына ышанабыз»,- диде Константин да, тормыш иптәшен хуплап.  


Мәңгелек ут янына чәчәкләр кую Константин һәм Вероника өчен мәхәббәт һәм тугрылык символы булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев