Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗеле Александр Гущин Малахов телетапшыруында алган тәэсирләре белән уртаклашты

Александр залны ничек дәррәү кузгалта алган

Гитараның каешын өзгән... Ничәмә-ничә телекамера каршында каушап калмыйча, залны дәррәү кузгалтып, үзе булып кала алган. Моны фәкать Александр ГУЩИН гына булдыра ала торгандыр.

Моңа кадәр газетада дөнья күргән язмалар буенча күпләр Александрны хәтерли торганнардыр әле. Бу юлы аның янына кунакка килүебезнең сәбәбе бар: ул күптән түгел “Сәлам, Андрей!”(“Привет, Андрей!”) телетапшыруында катнашып кайтты. Әлеге тапшырудан алган хис-тойгылары белән бик теләп уртаклашты якташыбыз.

– Александр, Мәскәүгә барырга нәрсә этәрде?

– Каядыр бару турында инде күптәннән хыяллана идем. Төрле төркемнәрдә уйнадым, үз ансамбльләремне булдырдым, дус музыкантларны ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйча, алга таба барырга өндәдем. 60 яшем тулганнан соң олы абыем Павел: “Нигә син үзеңне “Голос 60+” тапшыруында сынап карамыйсың?” дип сорады. Тапшыруга сылтаманы таптык та, аудио-видеоязмалар белән заявка юлладык. Өч ел көттем, чакырмадылар. Күптән түгел Кече Пургада танышым Таня Егорованы очраттым. “Бәлки, Мәскәүгә Малаховка барып карарсың? Безнең Котельников күптән түгел катнашып кайтты”, – диде ул. Һәм танылган удмурт башкаручысы Иван Котельниковның телефон номерын бирде. Шалтыраттым. Иван миндә ышаныч уятты. Янә тапшыруга сылтама табып, заявка юлладык.

– Тагын өч ел көттегезме?

– Дөресен әйткәндә, беренче тапкырдан соң ышанычым калмаган иде. Шуңа күрә сентябрьдә заявка юлладым да оныттым. 18 октябрьдә телефоным шалтырады. Тапшыру мөхәррире: “Александр, без сезне бөтен Россия һәм Германия буйлап эзлибез”, – дип сөйли дә башлады. Ул кичке сәгать 5тә шалтыратты. Мин аңа үземнең рәсемнәрне, видеоларны җибәрдем. Ул яңадан шалтыратты, әле моны, әле тегене сорады. Мин ул сораганнарны җибәрә тордым. Шул рәвешле, аның белән иртәнге сәгать 3(!)кә кадәр аралаштык.

– Ә йокы?

– Нинди йоклау инде ул?! Мин бит – бик хисле кеше.

Бу язма белән тулырак итеп газетабызның 11 ноябрь санында таныша аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев