Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗеле Руслан Камалетдинов Европаның иң биек ноктасын яулаган

Шәһәрдәшебез кичерешләре белән уртаклашты

3 сентябрь көнне, 9 сәгать буе менгәннән соң, Әгерҗедән якташыбыз Руслан Камалетдинов туристлар төркеме белән Европаның иң биек ноктасына менгән. Блогер-сәяхәтче егет Эльбрус тавының иң биек ноктасын - 5642 м ны яулаган.

"Һава торышына яхшы фараз акланмады, һәм шуңа күрә сез минем артымда биек тау түбәләрен, елгаларны һәм "Я хода, нинди матурлык!" түгел, ә буран, кар явуын һәм аяктан егардай җил исүен күрәсез", - дип бүлешә шәһәрдәшебез.

Искәртеп узабыз, элегрәк "Әгерҗе хәбәрләре" язганча, узган елның июлендә якташларыбыз Мордыбыйда туып-үскән Искәндәр Нурмиев, Пеләмештан Эдуард Михайлов, Бимадан Александр һәм Петр Ишпаевлар шулай ук Россиянең һәм Европаның иң югары ноктасы Эльбрусны яулаганнар идк. Алар Әгерҗе районы флагын 5642 метр биеклектә урнаштырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев