Әгерҗелеләр балаларына нинди исемнәр кушканнар
Август аенда Әгерҗе районында 17 сабый – 9 кыз, 8 малай дөньяга килгән
ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, август аенда Әгерҗе районында 17 сабый – 9 кыз, 8 малай дөньяга килгән.
Әти-әниләр балаларына Асель, Мирон, Егор, Алинә, Даниил, Хәбир, Ринас, Каролина, Ксения, Индира, Мирослава, Аделина, Александр, Рада, Влада, Арсений исемнәре кушаканнар.
Узган айда 34 райондашыбыз вафат булган. 8 пар гаилә корган, 12 пар аерылышкан.
Чагыштыру өчен: 2021 елның шул чорында 25 бала туган, 63 кеше мәңгелеккә күчкән. 16 пар никахын рәсмиләштергән, 9 гаилә таркалган.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев