Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗелеләр мошенникларга 15 миллион сумнан артык акча күчергәннәр

Мондый төр җинаятьләр саны 21дән 65кә кадәр җиткән

“Читтән торып мошенниклык кылу” турында һәркем хәбәрдар кебек, әмма зыян күрүчеләр саны елдан-ел арта. Быелның 9 аенда әгерҗелеләр мошенникларга 15 миллион сумнан артык акча күчергәннәр. Мондый төр җинаятьләр саны 21дән 65кә кадәр җиткән.

Бу хакта эшлекле сишәмбе киңәшмәсе кысаларында район прокуроры Александр НЕПОМНЯЩИЙ чыгыш ясады.

– Дистанцион рәвештә мошенниклык кылуның яңа формалары барлыкка килде. Болар – янәсе, дөрес булмаган банк операциясен булдырмый калу, рәсмиләштерелгән кредитны гамәлдән чыгару, акчаларны саклана торган счетларга күчерү, хокук саклау органнарына җинаятьчене тотарга ярдәм итү, банктагы шәхси кабинетка куркыныч янау һәм башкалар.

Мондый төр җинаятьләрне тормышка ашыру барышында, гадәттә, мошенникларның гражданнарга шалтырату йә хәбәр юллавы аша оешма җитәкчесенең хокук саклау органнары яки банк оешмасы вәкилләренең күрсәтмәләрен үтәве таләп ителә. Һәм әлеге шалтырату вакытында оешма җитәкчесенең фотосурәте, исем-фамилиясе, әтисенең исеме яки хокук саклау органнарының геральдик билгесе дә күрсәтелә.

Шалтыраткан чакта тавышны үзгәртү буенча нейрочелтәрләр мөмкинлекләрен кулланулары да ихтимал. Шуңа күрә шалтыратучының тавышы җитәкченекенә бик тә охшаш булырга мөмкин. Мошенниклар дебет һәм кредит акчаларын алу, акчаларны контактсыз рәвештә телефонга бәйләү һәм күрсәтелгән счетларга күчерү буенча нинди гамәлләр башкарырга кирәклеген аңлаталар.

Нәкъ шул рәвешле, Татарстанның җитәкче органнарында эшләүче ике вазифаи зат утыз миллион сум акчаларыннан колак каккан. Аларның телефонына, янәсе учреждение җитәкчесеннән хәбәр килгән һәм ул анда югарырак торучы ведомство вәкиленең күрсәтмәләренә буйсынырга чакырган. Әлеге вәкил якын арада элемтәгә чыгарга тиеш булган һәм бу шалтырату турында беркемгә дә әйтмәскә кушылган.

Хәбәр оешма җитәкчесе исеменнән килгәнлектән, аларның бернинди шиге дә булмаган. Алга таба сөйләшүләрдә зыян күрүчеләр чиратлап үзләрен банк өлкәсе яки көч структуралары хезмәткәрләре дип таныштырган гражданнар белән аралашканнар һәм үзләренең счетлары белән төрле операцияләр башкару белән бергә дистанцион рәвештә үз исемнәренә банк аша кредитлар рәсмиләштергәннәр.

Шул рәвешле, алар банк терминалы аша күрсәтелгән карта номерларына утыз миллион сум акча күчергәннәр. Күчерелгән акчаларын кире кайтарырга мөмкин булуын әйтеп, виртуаль карта реквизитларын атаганнар. Әмма акчаны күчерү белән үк әлеге картага блокировка куелган.

Әнә шундый мошенниклык корбаны булмас өчен сезне уяу булырга чакырабыз. Шуңа охшаш шалтыратулар булганда яки хәбәрләр килгәндә шунда ук әлеге номерны тикшерегез һәм әңгәмәгә критик яктан карап шунда ук сөйләшүне өзегез. Акчалар кулыгызда икән, аларга берни дә янамый. Бары тик шалтыратучыларның күрсәтмәләренә буйсынып, аларны  терминалга салмагыз. “Сакланган счет”, “хокук саклау органы хезмәткәренең банк хезмәткәренә күчерүе” кебек төшенчәләр юк, болар барысы да – мошенниклар кармагы.

Хәзерге вакытта явыз ниятле кешегә “Вконтакте”, “Ватсап” кебек мессенджерларны ватуның бернинди авырлыгы да юк. Шуңа күрә язышу барышында сездән бурычка яки башка сәбәп белән акча сорыйлар икән, башта әлеге кешегә шалтыратып аңа акча нигә кирәк булуы белән кызыксыныгыз.

Мошенниклар шәһәр телефонына шалтыратып, өлкән кешеләрне туганнары юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан дип алдауларын дәвам итәләр. Һәм аны җинаять җаваплылыгыннан йолып калу өчен акча түләргә кирәк, янәсе. Агымдагы елда биш өлкән кеше тарфыннан мошенникларга курьерлар аша 1,5 миллион сум акча тапшырылган. Әлеге курьерларны полиция хезмәткәрләре тоткарладылар, әмма акчалар кире кайтарылмады.

Уйланмаган гамәлләр кылырга ашымагыз. Аннан соң бернәрсәсез калуыгыз бар, – дип сөйләде прокурор.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев