Әгерҗелеләрне Казанда бүләкләделәр
Казанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын йомгаклауга багышланган чарада катнаштылар
Район башлыгы Ленар Нургаянов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнас Джаметова, Әгерҗе районының мәдәният бүлеге тармагы җитәкчеләре, “Көмеш телле гармун“, Биманың “Эр ужара“ (“Иртәнге таң“) халык ансамбльләре Казанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын йомгаклауга багышланган чарада катнаштылар.
Район мәдәният бүлеге, үзәкләштерелгән клублар һәм китапханәләр системалары, сәнгать мәктәбе, район тарихы музее төрле дәрәҗәдәге бүләкләүләргә лаек булдылар. Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты педагогы Юлия Рыболовлева, район Мәдәният сарае сәнгать җитәкчесе Елена Скворцова, сәнгать мәктәбе директоры Ирина Сәйфуллина ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев