Әгерҗенең 5нче балалар бакчасында Бөек Ватан сугышының яшь геройлары истәлегенә Хәтер дивары ачылды
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тын да алмыйча, яшь геройларның батырлыклары турында хикәя тыңладылар, алар хөрмәтенә чәчәкләр салдылар
Бөек Ватан сугышы яшь геройларының батырлыгына тирән хөрмәт йөзеннән 5 нче балалар бакчасында Хәтер диварын ачу тантанасы булды, дип хәбәр итә “5нче балалар бакчасы”.
Стендта яшь патриотларның фоторәсемнәре урнаштырылган, аларның исемнәре безнең ил тарихына мәңгегә язылган.
Бу балалар, олылар белән беррәттән, фронтта батырлык күрсәткәннәр, тылда хезмәт куйганнар, партизаннарга искиткеч кыюлык, ныклык күрсәтеп, ярдәм иткәннәр.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тын да алмыйча, яшь геройларның батырлыклары турында хикәя тыңладылар, алар хөрмәтенә чәчәкләр салдылар.
“Без бу балаларның батырлыгын истә тотарга һәм тарихны буыннан-буынга тапшырырга тиеш, балаларыбыз Җиңүнең нинди корбаннар хисабына килгәнен, тыныч, имин илдә яшәүнең кадерен белсеннәр иде, - дип йомгаклады балалар бакчасы мөдире Эльвира Закирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев