Әгерҗенең яшь картингистлары Казанда Хөкүмәт Кубогында уңышлы чыгыш ясадылар
Ярышлар “Балаларны яклау көненә” багышланды
2025 елның 29-30 маенда Казанда Хөкүмәт Кубогына картинг буенча ярышлар узды, дип хәбәр итә “Балалар иҗат йорты”.
Ярышлар “Балаларны яклау көненә” багышланган иде.
“Сәләтлеләр салават күпере”ннән өстәмә белем бирү буенча педагог Ринас Саттаров җитәкчелегендә яшь спортчылар лаеклы рәвештә районыбыз данын якладылар.
Иң көчле катнашучылар арасында Алексей Созонов 10 урынга лаек булды.
Афәрин! Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев