Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗенең ЗАГС бүлегендә булачак әниләр өчен чара узды

Чара районның социаль хезмәт җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында узды һәм аның барышында булачак әниләргә бик күп файдалы мәгълүмат җиткерелде

Табигать яңарган матур яз көнендә Әгерҗенең ЗАГС бүлегендә булачак әниләр өчен файдалы да, җылы да чара узды. “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты кысаларында йөклеләр көне уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл иде ул.

Чара районның социаль хезмәт җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында узды һәм аның барышында булачак әниләргә бик күп файдалы мәгълүмат җиткерелде.   

–    Йөклеләр көне – чагыштырмача яңа бәйрәм. Аның Сәламәтлек көненә туры килүе дә очраклы гына түгелдер. Без булачак әниләргә, иң беренче чиратта, сәламәтлек телибез. Туачак сабый сезнең гаиләгә бары тик шатлык-сөенечләр генә алып килсен, – дигән сүзләр белән сәламләде түгәрәк өстәлдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Гөлнара Гыймаева. 

Сәламәтлек темасы район үзәк хастаханәсе психологы Ильвира Закирова чыгышында да дәвам итте. 

–    Йөклелек дәвамында әни белән бала тыгыз бәйләнештә булалар. Ананың барлык кичерешләре дә балага йогынты ясый. Бу хакта исегездән чыгармагыз, – дип мөрәҗәгать итте ул булачак әниләргә.  

–    2023 елдан башлап Дәүләт хезмәтләре порталында “Бала туу” дип аталган суперсервис эшли башлады. Аның ярдәмендә бала туу турындагы таныклык алуга гаризаны электрон рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Әти-әнигә әзер документны килеп аласы гына кала, – дип хәбәр итте ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина.

РФ Социаль фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Айрат Җиһангәрәев оешма тарафыннан балалы гаиләләргә күрсәтелүче хезмәт төрләренә тукталды. Шуның иң беренчесе – һәр туган сабыйга СНИЛС (страховой номер индивидуального лицевого счета) бирелү. Икенчесе – ана капиталына сертификат. Быелның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы 630 380 сум 78 тиен тәшкил итә. Икенче бала туган очракта аңа 202 643 сум 96 тиен өстәлә. Айрат Рафаэль улы үз чыгышында бердәм пособие, баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләгән өчен бирелүче һәм башка төр пособие, түләүләр турында да сөйләде.  

Республика матди ярдәм күрсәтү үзгенең (РКЦМП) Әгерҗе районындагы бүлеге җитәкчесе Эльвира Зәйнетдинова да үз чыгышында балалы әниләргә тәгаенләнгән социаль ярдәм чараларын атады. Шуларның берсе – яңа туган бала өчен кирәк-яраклар тупланган бүләк комплекты.

–    Әлеге комплект уртача җан башына керемнәре яшәү минимумыннна артмаган гаиләләргә бушлай тапшырыла, – диде Эльвира Маратовна. – Өч яшькә кадәрге балалы һәм шулай ук җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артык булмаган гаиләләргә елга бер тапкыр дару препаратлары һәм аптека ассортименты товарлары алуга 10 мең сум түләү бирелергә дә мөмкин. Җитәкче башка  төрле соиаль ярдәм чараларына да тукталды. Болар – күпбалалы гаиләләргә түләүләр, балалар бакчасына түләүгә компенсация, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга тәгаенләнгән бер тапкыр бирелүче пособие һәм башкалар. 

Чара күңелле нотада тәмамланды. Булачак әниләргә “Авангард” кинотеатры, район тарихы музее җитәкчеләре Язгөлем Гыймазетдинова һәм Любовь Ершова әлеге учреждениеләргә бару өчен сертификатлар тапшырдылар. Ә шәһәр Советы депутаты, район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Ваһапов аларның һәрберсенә җиләк-җимешле кәрзиннәр бүләк итте. 

–    Без бүгенге очрашудан бик күп мәгълүмат кына түгел, күңел күтәренкелеге дә алып китәбез. Аны оештыручыларга зур рәхмәт, – диделәр булачак әниләр.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев