Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Агрызтрансстрой” сыната

Яңа уку елы башланырга бер ай вакыт калды. Мәктәпләр укучыларын каршыларга ничек әзерләнә? Бигрәк тә республиканың капиталь ремонт программасына кертелгән дүрт мәктәп язмышы борчый район җитәкчелеген. Һәр сишәмбедә район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә мәктәп директорлары һәм капиталь ремонт алып баручы подрядчы оешмалар җитәкчеләре белән үткәрелә торган киңәшмәдә эшнең барышы даими...

Яңа уку елы башланырга бер ай вакыт калды. Мәктәпләр укучыларын каршыларга ничек әзерләнә? Бигрәк тә республиканың капиталь ремонт программасына кертелгән дүрт мәктәп язмышы борчый район җитәкчелеген.
Һәр сишәмбедә район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә мәктәп директорлары һәм капиталь ремонт алып баручы подрядчы оешмалар җитәкчеләре белән үткәрелә торган киңәшмәдә эшнең барышы даими тикшерелә. Район җитәкчесе үзе дә әлеге мәктәпләргә барып, ремонтның барышы белән кызыксынып, кимчелекләрне төзәтүне, эш темпын кызулатуны таләп итеп тора. Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" төзүчеләре, иң беренчеләрдән булып, 2нче шәһәр мәктәбендә ремонтны төгәлләделәр. Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "СтройМир" предприятиесе дә 4нче мәктәптә эшне вакытында төгәлләр дигән өмет бар. Ә менә Рамил Мифтахов җитәкчелегендәге "Агрызтрансстрой" оешмасы берьюлы 4 мәктәптә капиталь ремонт үткәрергә алынды да хәзер ничек ерып чыгарга белми тыпырчына. Ремонт 1 августка төгәлләнергә тиеш булса да, Салагыш, Көчек, Красный бор, Әгерҗедәге коррекцион мәктәп-интернатта эшләрнең бу срокка төгәлләнмәве көн кебек ачык. Югыйсә, һәр киңәшмәдә вакытына төгәллибез дип вәгъдә биреп килделәр. Валерий Макаров Р.Мифтаховка эшне төгәлләүнең иң соңгы срогы итеп 10 августны билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев