Аяз Камалов белән Камил Шабаев бердәй матур итеп туган телебездә аралашалар һәм икесе дә татар җырларына гашыйк
...“Ровесник” яшүсмерләр клубының юбилеенда татарча җыр башкарган әлеге егетләр чара башланганчы ук игътибарны җәлеп иттеләр
1нче гимназиядә белем алучы бу егетләр – Аяз КАМАЛОВ (8б) һәм Камил ШАБАЕВ (9а) төрле сыйныфларда укысалар да, бердәй матур итеп туган телебездә аралашалар һәм икесе дә татар җырларына гашыйк. Башка үрнәк сыйфатлары да күп.
...“Ровесник” яшүсмерләр клубының юбилеенда татарча җыр башкарган әлеге егетләр чара башланганчы ук игътибарны җәлеп иттеләр. Аларның үзара татарча бик тә камил итеп сөйләшүләрен тыңлап тору шундый рәхәт иде. Чарадан соң егетләр белән гимназиядә тагын бер кат очрашып, кызыксынулары, мавыгулары турында сөйләшми булдыра алмадык.
АЯЗ
– Минем Тирсәдә яшәүче әбием Рәйсә тумышы белән Байлар Сабасыннан. Ул бары татарча гына сөйләшә. Матур җырлый да, – ди Аяз.
– Ә Аязның әнисе Айназ – минем укучым. Мин аны Сарсак-Омга мәктәбендә укыттым. Аяз безнең гимназиягә укырга килгәч, шундый сөендем. Чөнки бу гаиләдә туган телгә мәхәббәтнең буыннан-буынга тапшырылуын яхшы беләм, – ди гимназиянең татар теле укытучысы Әлфинә Ризванова.
Аяз 4 сыйныфтан бирле биредә укый. Беренче көннән үк гимназия тормышында актив катнаша. Татар кичәләрен алып бара, аларны шигырьләр сөйләп баета.
КАМИЛ
– Минем татарча сөйләшүемдә дә әби-бабаларымның йогынтысы зур, – ди Камил дә. – Көчек авылында яшәүче Фәния әбием һәм Наил бабам белән фәкать татарча гына аралашабыз. Яңа Акхуҗада гомер кичергән Мөршидә әбием, Рәшит бабам белән дә гел туган телдә сөйләштек. Әти-әни белән машинада һәрчак татарча җырлар тыңлап йөрибез. Әнием Гөлназ үзе дә җырларга ярата.
Камил 1 дә сыйныфтан ук гимназия тормышында кайнап яши. Ул – ТИН, физкультура, әйләнә-тирә мохит кебек фәннәрдән һәм, әлбәттә, татар теленнән олимпиадаларда актив катнашып килә. Призлы урыннар да ала. Үзвакытында волейбол белән мавыккан, рәсем ясарга да ярата.
Туганнан бирле татар мохитендә үскән бу егетләрнең татар җырларына мөкиббән булуы да гаҗәп түгел.
– Кечкенә чакларда әти-әни белән бергәләп татар концертларына йөри идек. Бер елны Ринат Рәхмәтуллин килгәч, аңа чәчәк бирергә дип сәхнәгә мендем дә икәү бергә “Тукта, яңгыр, яума әле” җырын башкардык, – ди Аяз.
– Без дә концертларга йөрергә яратабыз. Көчеккә кунакка кайткач та Мәдәният йортындагы чаралардан читтә калмыйбыз, – ди Камил дә.
Егетләр икесе дә кечкенәдән үзләре дә җырлыйлар. Күптән түгел дуэт белән чыгыш ясап караганнар һәм тамашачылар бик җылы кабул иткәннәр. Аларның “Ровесник” клубы юбилеенда бергә башкарган “Агыйдел буйлары” җырын без дә газетаның “Вконтакте”дагы битебезгә куйган идек. “Афәрин, егетләр!” дип, бик күп уңай комментарийлар калдырдылар.
– Аяз белән Камил – мәктәптә узучы дискотекаларда ди-джейлар да. “Соңгы вакытларда дискотекаларда да татар җырлары еш яңгырый. Башка милләттән булган укучыларыбыз да аларга рәхәтләнеп бииләр, кушылып җырлыйлар да”, диләр укытучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев