Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Айрат ШӘЙДУЛЛИН: Әгерҗенең Заводская урамындагы күпкатлы йортта янгын чыгу турында хәбәр алынды

Озын ялларга йомгак ясыйбыз

Яңа ел яллары артта калды. Аларның беренче яртысында һава торышы йомшак торса, икенчесе аномаль салкыннары белән истә калды. Озын яллар тагын кай ягы белән үзенчәлекле булды? Традиция буенча, бу хакта төрле хезмәт вәкилләре белән бергәләп йомгак ясыйбыз.

Айрат ШӘЙДУЛЛИН, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы:

– МЧС хезмәткәрләре өчен Яңа ел бәйрәмнәре тыныч, янгыннарсыз һәм фаҗигаләрсез генә башланып китте. Әмма бу озакка бармады. 2 январьда төнге сәгать 2ләрдә Әгерҗенең Заводская урамындагы күпкатлы йортта янгын чыгу турында хәбәр алынды. Күршеләре әйтүенчә, янгын чыккан фатир хуҗасы еш кына спиртлы эчемлекләр кулланган. Аның янына үзе кебек дуслары да еш җыелган. Алар бергәләп бина эчендә эчкәннәр, тәмәке тартканнар. Янгын чыкканда фатир эчендә ике кеше булган. Аларның берсен янгын сүндерүчеләр ишек янында тапканнар. Аны коткарып кала алдылар. Зыян күрүченең яну продуктлары белән җиңелчә агулануы ачыкланды һәм ул район үзәк хастаханәсенә озатылды. Ә фатир хуҗасын коткарып калу мөмкин булмады.

Май аенда әлеге фатирда бюджет акчаларына янгын кисәткеч прибор урнаштырылган иде. Әмма янгынны сүндергәндә аны әлеге урында тапмаганнар. Приборны хуҗа алып куйган булгандыр, күрәсең. Моның өчен ул иң кадерле әйбер – тормышы белән түләде.

Хәзер тикшерү эшләре алып барыла. Фаразлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе – тәмәке тарткандагы саксызлык.

Ә без райондашларыбызны тагын бер кат янгын кисәткечләр куярга чакырабыз. Үз торагыгызны һәм тормышыгызны куркыныч астына куймагыз. Шулай ук төтен чыгу юлларына һәм вентиляция каналларына карата игътибарлы булыгыз. Температураның кисәк күтәрелүе һәм төшүе аларның бозлануына китерә. Тарту көчен тикшереп торыгыз. Бу ис газы белән агуланудан саклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев