Район тормышы
Актанышның “Агыйдел“ ансамбле әгерҗелеләргә бәйрәм бүләге ясады
Иң матур, иң гүзәл, иң якты бәйрәм 8 Март уңаеннан район Мәдәният сараенда Актанышның "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле куйган концерт хатын-кызларыбызга, чын мәгънәсендә, бәйрәм бүләге булды.
- Сез - тормыш тоткасы, гаилә җылысын саклаучы, эштә уңай мохит тудыручы көчле рухлы, уңган-булган, нәфис затларыбыз. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, -...
Иң матур, иң гүзәл, иң якты бәйрәм 8 Март уңаеннан район Мәдәният сараенда Актанышның "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле куйган концерт хатын-кызларыбызга, чын мәгънәсендә, бәйрәм бүләге булды.
- Сез - тормыш тоткасы, гаилә җылысын саклаучы, эштә уңай мохит тудыручы көчле рухлы, уңган-булган, нәфис затларыбыз. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, - дип район башлыгы Валерий Макаров залдагы хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.
Район Мәдәният сараеның "Россиянка" ансамбле, Виктор Власов, Эдуард Мираев җырларын бүләк иткәч, кызларыбыз биюләр башкаргач, 2нче мәктәп кадетлары залдагы һәр гүзәл затка чәчәкләр тапшырдылар.
Аннан сәхнә "Агыйдел" ансамбле артистларына бирелде. Алар әгерҗелеләргә дәртле җырларын, күз явын алырлык биюләрен бүләк иттеләр.
- Безгә шундый матур концерт карау мөмкинлеге тудырганнары өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт! - диделәр бәйрәмгә килгән тамашачылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев