Акча кем кесәсендә?
"Фатирларыбызда нигә кайнар су юк? Кайчан була? Сабан туена шундый "бүләк" ясадылармы шәһәр халкына?" 29 майдан бирле Бердәм диспетчерлык хезмәте, район хакимиятендәге һәм "Әгерҗе хәбәрләре"ндәге телефоннар әнә шундый сораулардан тынып тормый. Шәһәр халкы район прокуратурасына да ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Гадәттә кайнар су бирүне вакытлыча туктатыр алдыннан күпкатлы йорт подъездларына...
"Фатирларыбызда нигә кайнар су юк? Кайчан була? Сабан туена шундый "бүләк" ясадылармы шәһәр халкына?" 29 майдан бирле Бердәм диспетчерлык хезмәте, район хакимиятендәге һәм "Әгерҗе хәбәрләре"ндәге телефоннар әнә шундый сораулардан тынып тормый. Шәһәр халкы район прокуратурасына да ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Гадәттә кайнар су бирүне вакытлыча туктатыр алдыннан күпкатлы йорт подъездларына халыкны кисәтеп белдерүләр элеп куялар иде. Ә бу юлы халык белми дә калды. Дөрес, узган атна ахырында подъезд ишекләренә "Теплосбыт" предприятиесе кайнар су бирү тукталуында ЕРЦ һәм Идарәче компания гаепле дигән эчтәлектәге белдерүләр элеп чыкты. Янәсе, аларның "Теплосбыт"ка бурычлары күп. Нәтиҗәдә, аларның да кайнар суны җылыту өчен кулланган газга бурычлары шактый җыелган. "Әгәр бу ике оешма бурычларын капласа, кайнар су белән тәэмин итү яңартылачак", дигән сүзләр дә язылган иде бу белдерүләрдә. Шундый ук эчтәлектәге белдерүне "Теплосбыт"җитәкчелеге район газетасында да бастыруны сорады.
Чынлыкта хәлләр ничек соң? Халыкның җәй уртасында, бигрәк тә Сабан туе көннәрендә билгесез вакытка кайнар сусыз калуында кем гаепле? Зур суммадагы бурычлар берничә көндә, хәтта берничә айда гына җыелмый бит. Дөрестән дә, ЕРЦ һәм Идарәче компаниянең шундый зур бурычлары бар икән, "Теплосбыт"җитәкчелеге нигә алдан чаң сукмаган?
Әгерҗелеләрне борчыган күпсанлы шундый сорауларга ачыклык кертүне сорап, район башлыгы Валерий МАКАРОВка мөрәҗәгать иттек.
- Валерий Владимирович, эшлекле дүшәмбе киңәшмәләрендә Сез бик еш "Теплосбыт"ның газ өчен бурычлары көннән-көн артуын гел әйтә килдегез. "Егетләр, көннәрдән беркөнне шәһәр газсыз калачак бит", дип чаң суктыгыз. Менә ул көн килде...
- Әйе, шәһәрдә критик хәл барлыкка килде. Монда район җитәкчелегенең дә гаебе бар, әлбәттә. Әмма шәһәрдәге бюджет оешмалары һәм 113 йортта яшәүчеләрнең кайнар сусыз калуында "Теплосбыт" предприятиесе җитәкчелеге гаепле. Аларның бүгенгә "Газпром межрегионгаз Казань" предприятиесенә 38 миллион сум бурычлары җыелды. Әйдәгез, газета укучыга аңлаешлы булсын өчен бераз арткарак китеп, әлеге оешманың эшчәнлегенә күз салыйк.
2012 елның июленә кадәр районның бюджет оешмаларын һәм күпфатирлы йортларны җылылык белән "Тепловые сети", "Теплосбыт", "Теплосеть", "Агрызские тепловые сети" оешмалары тәэмин итте. Аларның һәрберсенең аерым җитәкчесе булса да, төп хуҗасы - шәһәрдә барыгызга да таныш Марат Вәлиуллин. Райондагы барлык бюджет оешмалары һәм торак секторындагы котельныйлар аның фирмасына тапшырыла. "Тепловые сети" район карамагындагы 53 котельныйны һәм 6 модульле-блоклы котельныйны арендага ала. Ләкин 2009 елның июнь-октябрь айларында аренда өчен бер тиен дә түләнми. 2009 елның июнендә Вәлиуллин 6 шәхси котельныен "Теплосбыт"ка арендага бирә һәм һәрберсенең аренда бәясен айга 50 мең сум итеп куя.
2012 елдан бюджет оешмаларына җылылык бирүче оешмалар районда икәү: "Тепловые сети" һәм "Теплосбыт". 2012 елның июль-сентябрь айларында бу ике оешмада директорлар ике ай саен алышынып тора. Менә шул чорларда кулланган газ өчен "Газпром межрегионгаз Казань"га түләүләр тоткарлана. Шул ук вакытта "ЕРЦ-Әгерҗе" фирмаларга акча күчереп бара. 31 майга җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләрнең газ өчен бурычлары 38,9 миллион сумга җитте. Ә халыкның газ өчен бурычы 10,4 миллион сум. Әгәр бу сумманы җыйган очракта да "Теплосбыт"ның бурычы 28,5 миллион сум калачак. Ә бу акчалар аларга күптән күчерелде бит инде. Алар кайда югалды икән?
2013 елның мартыннан ике фирманың да директоры һәм учредителе - Марат Вәлиуллиннның хатыны. Газ белән тәэмин итүче оешма бурычларын капламаган очракта Әгерҗе котельныйларына газ бирүне туктачаклары турында кисәтеп килде. Безнең үтенеч буенча бу кискен юлга баруны һаман кичектереп килделәр. Ләкин бу башбаштаклыкка күпме түзәргә була?! Нәтиҗәдә, 29 майдан шәһәр котельныйларына газ бирү туктатылды.
- Район җитәкчелеге бу проблеманы хәл итү буенча нинди чаралар күрә? Халыкның өмет тулы күзләре фәкать Сездә бит.
- Районда килеп туган мондый критик хәл турында республика җитәкчелеге дә хәбәрдар. 30 майда Казанда Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү идарәсе белән берлектә бу проблемага багышланган киңәшмә булды. Районда бу көннәрдә Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарә хезмәткәрләре югарыда сөйләгән фактлар буенча тикшерү алып баралар. Алар халыктан газ һәм җылылык өчен кергән акчаларның кайда тоткарланып калуын ачыкларлар, җаваплы затлар кылган гамәлләре өчен җавап бирерләр дип ышанам.
Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев