Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Аларны “иминлек фәрештәләре” дип атыйлар

Якташыбыз - иң белемле инструкторларның берсе

Әгерҗенең эксплуатация локомотив депосы машинист-инструкторы Андрей ЗАГУМЕННОВның бу җаваплы вазифага билгеләнгәненә дистә елдан артык инде. Аның җитәкчелегендәге бүлек тизлекне үлчәүче тасманы һәм электрон мәгълүматлар тупланмасын расшифровакалау белән шөгыльләнә. Башкача әйткәндә, аны тормозлар буенча инструктор дияргә дә була. 

Ул локомотив бригадасында машинист Илдар Шакиртов белән бергә йөри, аны үзенең остазы дип саный. 

Юкка гына бу бүлек хезмәткәрләрен “иминлек фәрештәләре” дип атап йөртмиләр. Алар поезд барганда язылып барган мәгълүмат кассеталарын (самолетлардагы “кара әрҗә” кебек)  “укыйлар”. Поезд белән идарә итү барышында булган кечкенә генә кимчелекләрне ачыклап, соңыннан Андрей Николаевич җитәкчелегендә машинистлар белән бергәләп техник уку барышында җентекләп өйрәнәләр. 

Сүз уңаеннан, Андрей Загуменнов Горький тимер юлында тормозлар буенча иң белемле инструкторларның берсе булып исәпләнә. 

Екатерина САМСОНОВАНЫҢ кызыклы язмасын тулысынча газетабыздан җомга санында укыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев