Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Алиментчылардан егерме миллион сумнан артык акча түләттерелгән

Суд приставларының Әгерҗе районы бүлекчәсе начальнигы Эльза АБЗАЛИЕВА белән алиментлар темасы буенча сөйләштек

Суд приставларына төрле категориядәге бурычлылар белән эшләргә туры килә. Суд приставларының Әгерҗе районы бүлекчәсе начальнигы Эльза АБЗАЛИЕВА белән алиментлар темасы буенча сөйләштек.

– Эльза Равилевна, алимент алучылар дип без күп очракта балаларны күзаллыйбыз. Әмма киресенчә дә булырга мөмкин бит: балаларны картайган әти-әниләренә алимент түләргә мәҗбүр итәләр. Безнең районда мондый очраклар бармы?

– Әгерҗе районында алимент түләүләрен алучылар булып балигъ булмаган балалар тора. Суд приставлары карамагында әти-әниләрне тәрбияләү белән бәйле алимент буенча эшләр юк.

– Быел Әгерҗе районы суд приставлары тарафыннан алимент буенча күпме бурыч түләттерелгән?

– 2023 ел башыннан 20 миллион сумнан артык алимент түләттерелгән.

– Бурычлыларга карата нинди чаралар күрелә?

– Суд приставлары тарафыннан гамәлдәге закон нигезендә бурычлыларга карата күптөрле чаралар кулланыла. Болар – бурычны түләтү хисабына шәхси милеккә арест салу һәм аны тартып алу; банктагы счетларга арест салу; хезмәт хакыннан акча тотып калу; күчемсез милекне теркәүне тыю; Россия Федерациясе чикләренә чыгу хокукын тыю; транспорт чарасы белән идарә итү хокукын тыю; административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту.

– Әгерҗе бүлекчәсе суд-приставлары башкаручылары тарафыннан алимент буенча бурычлыларга карата нинди чаралар күрелде?

– Банктагы яки башка кредит оешмасындагы акчалардан түләттерүгә кагылышлы – 243; транспорт чараларын теркәү гамәлләрен тыюга кагылышлы – 4, Россия Федерациясеннән чыгуны вакытлыча чикләү турында – 287, машина йөртү таныклыгы белән бәйле рәвештә махсус хокукларны чикләүгә кагылышлы –1, бурычлының хезмәт хакыннан яки башка кеременнән түләттерүгә кагылышлы 177 карар чыгарылды. Шулай ук милеккә арест салу яки опись ясауга кагылышлы 59 акт төзелде. 19 бурычлы эзләтүгә игълан ителде.66 кеше административ, 28е җинаять җаваплылыгына тартылды.

– Эльза Равилевна, алимент алырга хокукы булган кеше, иң беренче чиратта, кая мөрәҗәгать итә ала?

– Әти-әни, мөстәкыйль рәвештә балаларны тәрбияләү турында килешү төзеп, уңайлы ысулны билгеләргә мөмкин. Мондый килешү нотариус тарафыннан расланган булырга тиеш. Әти-әни балаларга матди ярдәм күрсәтмәгән очракта аларны тәрбияләү өчен алимент акчалары суд тәртибендә түләттерелә. Башкарма документ яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегенә башкарма производство кузгалту турындагы гариза белән бергә тапшырыла. Әлеге гаризада түләттерүче суд приставларына бурычлының эш урыны, аның милке яки яшәү урынын алыштыруы турында мәгълүмат та җиткерә ала.

Түләттерүчегә производствоның суд приставларының кайсы бүлегендә алып барылырга тиешлеге билгеле булмаган очракта ул башкарма документны турыдан-туры Баш идарәгә алып килә ала.

–    Җавапларыгыз өчен рәхмәт!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев