Ашлар тәмле булганда эшләр дә гөрләп бара
“Автотехникс” юл төзүчеләр предприятиесендә пешекче булып эшләүче Гөлнара СИТДЫЙКОВА үзләре әзерли торган һәр ризык тәмле булсын дип тырыша. “Эшчеләрнең тамаклары тук икән, күңелләре дә күтәренке була, димәк, эшләр дә гөрләп бара”, – ди ул.
Әлеге предприятиедә Гөлнара белән эшләүче аш-су осталары Гөлия Әхмәтова, Фәнзилә Габдрахманова, Гөлназ Нәфыйкованың эш көннәре әле халык татлы йокыда булганда, иртәнге сәгать бишенче яртыда ук башлана. Шуңа күрә аларга сәгать өчтә үк йокыдан торырга туры килә. Хор.Ключка вахта машинасы килгәнче, Гөлнара да өйдәге иртәнге эшләрне бетереп куярга ашыга. Чөнки ул кичке бишсез кайтып керми. Кышкы чорда – 70-80, җәен 150 эшчегә иртәнге, төшке, кичке аш әзерлиләр алар. Унике сәгать буе аягөсте турыйлар, пешерәләр, савыт-саба юалар. Районның төрле участокларында эшләүче юлчыларга ризыкларны термосларга тутырып озаталар. Төнге сменада эшләүчеләргә камыр ризыклары да пешерәләр.
– Кыш көне икешәр кеше икешәр көн эшлибез. Ә юл төзү сезонында дүрт смена эшләп ике көн ял туры килә. Ул вакытта өчәр пешекче эшлибез, – ди Гөлнара ханым.
Бу эш – синеке, монысы минеке дип бүлгәннәре юк. Барысын да бергәләп башкаралар.
– Ризыкны яхшы кәеф белән, бисмилла әйтеп әзерли башларга кирәк. Шулай булганда гади генә аш та ашап туйгысыз тәмле була. Эшчеләрнең ихлас рәхмәте дә мөһим, – ди Гөлнара.
20 елга якын әлеге вазифаны күңел биреп, яратып башкаручы пешекченең коллективта хөрмәте дә зур. Ире Руслан да әлеге предприятиедә күп еллар электрик булып эшли. Әниләре Сания аларны һәр көнне уңышлар теләп озатып кала, якты йөз белән каршы ала.
– Әни белән 32 ел бергә яшибез. Өебезнең “тере йозагы” ул, – ди Гөлнара апа.
Ял көннәрендә ул якыннарын тәмле камыр ризыклары пешереп сыйларга ярата. Казанда яшәүче улы Марсель, килене Гөлзар, оныклары Алим кайтканда да табын түрендә бәлеш була.
– Мәктәпне тәмамлагач тәрбиячегә укысам да, һөнәрем буенча эшләргә туры килмәде. Әмма мин пешекче булуыма үкенмим. Иң мөһиме, үз вазифамны яратам, күңел биреп эшлим, – ди үз эшенең остасы Гөлнара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев