Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авыл шәһәрне туендыра

"Бу кибетнең ачылуын көтеп алдым. Шуңа бүген бирегә бик сөенеп килдем", - диде Әгерҗенең "Татфондбанк"ка каршы яктагы мәйданында ачылган кибетнең беренче сатып алучысы Әнисә ханым ГӘРӘЕВА. К.Маркс урамы үзәгендә "калкып чыккан" бу кибеткә, бәлки, кемнәрдер игътибар итеп тә өлгермәгәндер әле. "Агрохимсервис" җәмгыятенең "Наҗар" ярдәмче хуҗалыгы кибете ул. "Шәһәр халкына экологик...

"Бу кибетнең ачылуын көтеп алдым. Шуңа бүген бирегә бик сөенеп килдем", - диде Әгерҗенең "Татфондбанк"ка каршы яктагы мәйданында ачылган кибетнең беренче сатып алучысы Әнисә ханым ГӘРӘЕВА.
К.Маркс урамы үзәгендә "калкып чыккан" бу кибеткә, бәлки, кемнәрдер игътибар итеп тә өлгермәгәндер әле. "Агрохимсервис" җәмгыятенең "Наҗар" ярдәмче хуҗалыгы кибете ул. "Шәһәр халкына экологик яктан чиста азык-төлек тәкъдим итү турында күптәннән хыяллана идек. Үзебез җитештергән продукциянең сыйфатлырак та, тәмлерәк тә, файдалырак та булуы һәркайсыгызга яхшы мәгълүм. Ә безнең Наҗар болыннарында утлап йөргән терлектән алынган продукциянең нәкъ менә шундый булуын аңлатып тору кирәкмидер", - диде җәмгыять директоры Адил Латыйпов кибетне ачу тантанасында. Күркәм традиция буенча, Адил Наилевич Тирсәдә күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче Зарина Хисмәтуллинага күчтәнәч тә әзерләгән иде - кызга кәрәзле телефон бүләк итеп сөендерде.
Биредә халыкка сыер һәм сарык итенең, сөт, эремчек, катык, сөт өсте, корт, кайнатылган сөт кебек ризыкларның һәрвакыт свежиен тәкъдим итәргә вәгъдә бирәләр сатучылар. Сүз уңаеннан: сөтне "Наҗар" хуҗалыгы сөт ташу машинасыннан сатып алырга күнеккән шәһәрдәшләребез борчылмасыннар: машинадан сөтне элеккеге график нигезендә сатуны дәвам итәчәкләр.
Кибеттә яшелчәләрнең дә ассортименты киң булачак. "Кайбер яшелчәләрне, әйтик, кәбестәне үзебез тозлап йә маринадлап та сатачакбыз", - диләр кибет хуҗалары. Бәяләр дә башка кибетләр белән чагыштырганда, арзанрак булачак дип вәгъдә итәләр. Әйтик, аларда сыер итенең уртача бәясе - 200, сарык итенеке - 250 сум.
"Бу кибет кенә түгел, тукталыш та бит әле. Автобус пассажирлары өчен икеләтә уңайлы: биредә теләгән азык-төлекне сатып алганнан соң өйгә автобуска утырып кайтып китәргә дә була. Зәвык белән эшләнгән бина шәһәребезгә үзгә ямь, матурлык та биреп торачак", - диде "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин.
"Хәсән" мәчете имам-хатибы Хәлим хәзрәт Якупов Коръәннән аятьләр укып, изге догаларын җиткергәннән соң, беренче сатып алучылар кибет эченә үттеләр. Ачык йөзле, тәмле телле сатучылар аларга бик рәхәтләнеп хезмәт күрсәттеләр. Алай гына да түгел, беренче ун сатып алучыга күчтәнәч тә тапшырдылар.
"Халык ихтыяҗын истә тотып, киләчәктә азык-төлек ассортиментын тагын да баетачакбыз. Шушы көннәрдә ипи дә сата башладык. Үзебездә җитештерелгән балны да тәкъдим итәчәкбез. Ә җәй көне кибет тирәсен гөл-чәчәкләргә күмәрбез", - ди Адил Латыйпов.
Кибет иртәнге 9дан кичке 6га кадәр ялларсыз эшли. Боларның барысын да үз күзләрегез белән күрәсегез килсә, сез дә кибет-тукталыш яныннан битараф кына узып китмәгез.
Дания АБЗАЛИЕВА.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев