Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авыл халкы печән әзерли

Озакка сузылган яңгырлар туктау белән авыл халкы печән әзерләргә кереште. Дөрес, хәзер элеккеге еллардагы кебек чалгы, тырма-сәнәк тотып печән әзерләүчеләр бик сирәк. Әмма, ничек кенә булмасын, авыл халкын сындырып сыный торган чор ул печән өсте. Быел әлеге авыр, катлаулы, җаваплы кампания ничек уза? Шушы сорау белән сала халкына мөрәҗәгать иттек....

Озакка сузылган яңгырлар туктау белән авыл халкы печән әзерләргә кереште. Дөрес, хәзер элеккеге еллардагы кебек чалгы, тырма-сәнәк тотып печән әзерләүчеләр бик сирәк. Әмма, ничек кенә булмасын, авыл халкын сындырып сыный торган чор ул печән өсте.

Быел әлеге авыр, катлаулы, җаваплы кампания ничек уза? Шушы сорау белән сала халкына мөрәҗәгать иттек.

Наталья-Рафил МИФТАХОВлар, Тирсә авылы:

- Безнең абзарда 17 баш мөгезле эре терлек бар. Кыска гына вакыт эчендә менә шуларны кышлатырлык печән әзерләргә кирәк. Быел печән яхшы төшкән. Әмма аны әзерләргә үз техникаң булмаса, авыргарак туры килә шул. Әле шушы көннәрдә генә зур бер басуны башта трактор яллап чаптырдык, икенче берүне яллап әйләндердек. Шул ук көнне рулонлатырга дип техника эзләсәк тә, таба алмадык. Һәркемнең үз планы бар бит, үпкәләп тә булмый. Тагын өч кечерәк участокта печән чаптырасы бар. Әле ярый, ташырга машина үзебезнеке. Анысын да ялласаң, тагын өстәмә чыгым булыр иде. Чыгым дигәннән, печән өсте алдыннан гына бер бозауны саттык. Менә шуның акчасы кереп бетәр дип планлаштырып торабыз инде. Көтүгә чыкмаган малларны ашатыр өчен көндәлек печән дә кирәк бит әле. Анысын мотоблок белән чабып алып кайтабыз.

Печән өсте бераз нервларны кузгата инде. Тик бу вакытлы күренеш дип түзәбез. Малларны асрарга, яшәргә кирәк бит. Авыл җирендә башкача булмый.

Рафаил СИБГАТУЛЛИН, Иске Эсләк авылы:

- Мин күпбалалы гаиләдә үстем, гомер буе ат асрадык. Ат белән көтү көттем. Бахбаем белән берничә ел Сабан туенда ат чабышында да катнаштым. Бүгенге көндә шул атым - печән әзерләүдә төп ярдәмчем. Җәмәгатем Резидә белән бергәләп бер кат чык кипкәч ат арбасына утырып чыгып китәбез. Су буендагы болынлыкта печән чабабыз. Аны шунда киптереп кенә алып кайтабыз. Болында чәй кайнатып тамак ялгап алу да - үзе бер рәхәтлек. Бу көннәрдә улыбыз белән киленебез дә кайтты булышырга. Менә шулай күмәк көч белән байтак кына печән әзерләдек инде. Элеккеге кеше "ике ат йөге бер машинага тора" дип юкка гына әйтмәгән. Ат белән азрак кайтса да, кешегә ялынасы юк. Бахбайга бензин да кирәкми. Атым гына сынатмасын. Ул исән-сау булса, абзардагы башка маллар да кышны тук чыгар.

Рәмзил-Зөлфия ГЫЙЛӘҖЕВлар, Тирсә авылы:

- Печән әзерләргә үзебезнең техника булмагач, без сатып алуны кулайрак күрәбез. Елның-елында печәнне авылдашыбыз Ленар Хәбировтан алабыз. Бик әйбәт була печәне. Менә быел да көннәр коры чакта җитәрлек күләмдә алып түбәгә күтәреп куйдык инде. Үзебезнең бакчада да бераз печән үсә, шуны да чабабыз. Бозауларыбызга җитәрлек печән булды инде, шөкер. Бәясенә килгәндә, зур рулонны бер мең сум исәбеннән алдык. Аннан кечерәге 800 сум, диләр. Салам, ашлыкны да сатып алырга туры килә.

Ххх

Менә шулай, ничек кенә булса да авыл кешесе терлек азыгын вакытында әзерләп калдырырга тырыша. Печән булган хуҗалыкта мал бар, димәк, андый йортта тормыш дәвам итә. Авылда печән исе таралган икән, димәк, авыл да яши әле.

Дания АБЗАЛИЕВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев