Иж-Бубыйда узган гражданнар җыенында халык сорауларны аз бирсә дә, проблемаларның күплеге әле һаман да чабудан тарта.
Авыл башлыгы Айдар Хәлиуллинның авыл депутатларына олы рәхмәт җиткерүе күңелгә сары май булып ятты. Ник дисәң дә, проблемаларны хәл итүдә депутатларның өлеше зур.
- Конкрет эшләре белән ярдәм итүче депутатларыбыз Рәис Минаголов - авылны...
Иж-Бубыйда узган гражданнар җыенында халык сорауларны аз бирсә дә, проблемаларның күплеге әле һаман да чабудан тарта.
Авыл башлыгы Айдар Хәлиуллинның авыл депутатларына олы рәхмәт җиткерүе күңелгә сары май булып ятты. Ник дисәң дә, проблемаларны хәл итүдә депутатларның өлеше зур.
- Конкрет эшләре белән ярдәм итүче депутатларыбыз Рәис Минаголов - авылны төзекләндерүдә, Раил Чуков спортны үстерүдә нык ярдәм итәләр. Рамил Ямиев - чын мәгънәсендә, Иж-Бәйкинең старостасы. Раил Гадршин, Рамил Гыймазов, Альберт Сипов, Илдус Чуков белән дә киңәшләшеп эшлибез. Казанда яшәүче эшмәкәр якташыбыз Искәндәр Җиһангәрәев та кулдан килгәнчә һәрдаим ярдәм кулы суза, - диде ул.
Иж-Бубый соңгы елларда районда халкы артучы, балалар күбрәк туучы, яшьләр күп төпләнүче җирлек. Биредә яшәүчеләрнең уртача яше - 39. Узган ел 10 сабый туган. 18 яшькә кадәргеләр - 112. Башка җирдәге кебек авыл йөзен бозып торучы буш йортлар да әллә ни күп түгел. Биредә йортларны җәйге чорда дача итеп сатып алучылар шактый. Эшче яшендәгеләр Кече Пурга, Ижау, Чаллы, Әгерҗегә йөреп эшлиләр. Әмма район башлыгы Валерий Макаров район үзәгеннән нибары биш чакрым ераклыкта гына урнашкан бубыйлыларга акча эшләү юлларын санап күрсәтте.
- Табигать нинди бай безнең төбәктә. Нигә сезгә дә пиннек, җиләк-гөмбә җыеп сатмаска? Каз үрчетеп тә менә дигән керем алырга була. Яшелчә үстерү белән шөгыльләнсәгез дә файдасы булмый калмас иде, - диде ул.
Чынлап та, кул сузымы гына булган Әгерҗегә товарыңны сатарга килү бернинди пробелма тудырмас, мөгаен. Шушы араларда, әнә, Әгерҗедән "Барс" автобусларын да йөртә башлаячаклар. Билет бәясе дә арзан булачак дип ышандыралар җитәкчеләр.
Узган елның иң истә калган вакыйгасы булып җәй башында районда бары Иж-Бубыйда гына тавык йомыркасы зурлыгындагы боз яву авыл халкының кесәсен шактый саектырды. Бу хәлдән соң бик күпләргә түбә-тәрәзәләрен алыштырырга туры килде. Дөрес, 48 хуҗалык 10ар мең сум компенсация алган-алуын. Ә ул акчага гына зыянны тулысынча каплау мөмкин түгел шул.
Айдар Хәлиуллин быел үзара салым акчасының бер өлешен авылдагы йөзьяшәр тополь агачларын кисүгә тотачакларын әйтеп тә сөендерде. Бер караганда, яшеллеккә балта чапсалар, икенче яктан Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин бу җирлеккә 250 төп агач үсентеләре бирергә вәгъдә иткән.
Авыл халкы Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авылларының транспорт иң күп йөри торган үзәк урамнарына "лежащий полицейский" куюны сорадылар. Быел бу эшне башкарачакларын әйтте Валерий Макаров.
- Асфальт юл бары үзәк урамда гына. Башкаларын төзекләндерү якын киләчәктә планга кертелгәнме?
Авыл аксакалы Җәүдәт Хәлиуллин биргән әлеге сорауга район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Иж-Бубыйның быел авыл юлларын төзекләндерү программасына кертелмәгәнлеген әйтте.
Аннан мәктәп укучылары кул көрәше секциясенә Әгерҗегә йөрүе читенрәк булудан зарландылар. Мәктәпкә турник сорап та мөрәҗәгать иттеләр. Бу сораулар якын киләчәктә хәл ителер, мөгаен.
Быел Бубыйда модульле фельдшерлык-акушерлык пункты сафка басачак. Әмма ике авылга да фельдшерларның читтән килеп эшләве авырлык тудырмый калмый. Районның баш табибы Андрей Шубин мәктәп тәмамлаучы Иж-Бубый яшьләрен Алабугадагы медицина көллиятенә укырга керергә өндәде.
Быел Иж-Бубыйда икенче тапкыр республика күләмендә "Бубый укулары" узачак. Әлеге зур чара хәзердән үк әзерлек эшләрен башлауны таләп итә. Авыл башлыгы Айдар Хәлиуллин бу яктан район җитәкчеләренең дә ярдәменә ышана. Шулай ук ике авылның да "Чиста су" республика программасына кертелүенә өметләнә ул.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев