Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авылыма нур өстәүче бер ялкын син, мәктәбем

Районыбызда тарих башы еракларга барып тоташучы белем бирү учагының берсе булган Исәнбай урта мәктәбенең 120 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы гомерләрен укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыларны, илебезнең төрле почмакларында яшәүче укучыларны, хөрмәтле кунакларны үзенә җыйды. Сер түгел, Исәнбай гомер-гомергә көчле укытучылары, сәләтле укучылары белән дан тотты. Бәйрәмдә дә хәзерге...

Районыбызда тарих башы еракларга барып тоташучы белем бирү учагының берсе булган Исәнбай урта мәктәбенең 120 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы гомерләрен укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыларны, илебезнең төрле почмакларында яшәүче укучыларны, хөрмәтле кунакларны үзенә җыйды.

Сер түгел, Исәнбай гомер-гомергә көчле укытучылары, сәләтле укучылары белән дан тотты. Бәйрәмдә дә хәзерге мәктәп коллективының, укучыларның бәйләм-бәйләм уңышларына сөендек, алар белән горурландык.

ИСӘНМЕ, АПА

- Исәнме, апа!

- Сез нәкъ без укыгандагы кебек. Бер дә үзгәрмәгәнсез.

- Сагынабыз Сезне, яраткан мәктәбебезне.

Рәшидә, Фәридә, Асия, Гүзәлия, Рабига, Гөлфидә, Фәтхия, Габидә, Зөлфия, Әлфия апа һәм башка ветеран мөгаллимнәрне инде моннан берничә дистә ел элек мәктәп тәмамлап, чәчләренә чал кунган, тормышларын зур калалар белән бәйләгән укучылары килеп кочаклый. Бу минутларда укытучы нинди хисләр кичерде икән? Укучысы өчен горурланумы, очрашу бүләк иткәнгә сөенүме, әллә гомер узуга уфтанумы?

- Без 9, 10 сыйныфларны Үтәгәннән Исәнбайга йөреп укыдык. Рабига апабыз Мусина әле ул чакта югары уку йортын тәмамлап кайткан яшь белгеч иде. Без аның беренче карлыгачлары булдык. Бүген аны һәм бергә укыган унөч сыйныфташны күрү әйтеп бирә алмаслык зур сөенеч булды, - диде үзе дә гомерен мәгариф тармагына багышлаган, бик күпләргә оста һәм остаз булган Әлфия ханым Муллахмәтова.

Бу көнне укытучы апа-абыйларны, әнә шулай, хөрмәт белән бик күпләр искә алды. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, хәтер йомгаклары сүтелде... "Укучылар" мәктәп буйлап сәяхәт иткәндә үзләре укыган кабинетларга кереп нәкъ балачактагы кебек үз урыннарына утырып карадылар, акбур белән кара тактаны сырладылар... Эх, күңелле дә, мавыктыргыч та шул ул мәктәп еллары.

ҮТКӘННӘРГӘ СӘЯХӘТ

Исәнбай мәктәбе ерак чорларга барып тоташкан бай музее белән, чын мәгънәсендә, горурлана ала. Мәктәп музее 2014 елда республика күләмендә уздырылган бәйгедә беренчелекне яулады. 2015 елда Бөтенроссия сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасының Мактау китабына кертелде. Кунаклар да бу көнне музей буйлап сәяхәт иттеләр. Фотосурәтләрдән кемдер туганын, кайберәүләр якыннарын эзләделәр...

УҢЫШЛАР - БЕР БӘЙЛӘМ

Ринат Борһаниев җитәкчелегендәге мәктәп коллективы олуг юбилейны зур уңышлар һәм җиңүләр белән сөенеп каршы алды. Горурланмаслык та түгел шул! Ике тапкыр "Районның иң яхшы мәктәбе" конкурсы җиңүчесе булган белем бирү йорты 2013, 2017 елларда Татарстан Республикасының "Иң яхшы йөз мәктәбе" исемлегенә керде. Быелгы рейтингта ул - сигезенче урында. Бу, әлбәттә, мәктәп коллективының уртак хезмәт җимеше.

2012 елда мәктәптә республика программасы буенча капиталь төзекләндерелү уздырылып, ул икенче яшьлеген кичерде. Бүгенге көндә биредә 80 укучы белем ала. Бу мәктәп шунысы белән дә үзенчәлекле, биредә читтән килеп укучылар юк.

Укучыларга 15 укытучы белем бирә. Аларның җидесе - югары, җидесе беренче категорияле. Коллективның биш укытучысы ТРның "Безнең иң яхшы укытучы", өч мөгаллим Россиянең "Мәгариф" өстенлекле милли проекты, "Укытучы-оста", "Укытучы-эксперт" грантлары җиңүчеләре.

Исәнбай мәктәбе укучыларының һәр елны Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре район һәм республика күрсәткеченнән югары булуы да яхшы мәгълүм. Соңгы биш елда укучылар технология, татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар яулап та сөендерәләр.

Исәнбай мәктәбе районда педагогик кадрлар әзерләүгә дә зур игътибар бирә. Районыбызның белем бирү учреждениеләрендә, республика мәктәпләрендә әлеге уку йортында укып, киләчәген педагог һөнәре белән бәйләгән утыздан артык мөгаллим эшли. 2017 елда мәктәп тәмамлаган дүрт укучы да - бүген педагогия уку йортлары студентлары.

БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ

Белем бирү, уку, бәйге-олимпиадаларда җиңү яулау белән генә түгел, бәйрәмнәрне дә күңел кылларын тибрәтерлек итеп үткәрә белүләре белән дә шаккатыралар исәнбайлылар. Әнә, юбилей кичәсендә дә сәхнәдә хөрмәтләнмәгән кеше калдымы икән?! Төрле елларда эшләгән директорлар, аларның урынбасарлары, ветеран мөгаллимнәр, бүген төрле урыннарда җитәкчеләр булып эшләсәләр дә, туган мәктәпләрен онытмаучы, һәрвакыт ярдәм итү җаен табучы олы йөрәкле элекке укучылар, мәктәпнең хәзерге укытучылар коллективы - һәммәсе дә истәлек медальләренә лаек булдылар. Алар адресына район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев тарафыннан иң җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Бу көнне директор Ринат Борһаниевны "Татарстанның атказанган укытучысы" исеме бирелү белән дә котладылар. Гомере буе китапханәче, соңгы елларда хуҗалык эшләре мөдире Гөлия Гыйззәтуллина һәм тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Ленар Зәйнуллин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар. Бик күп укытучылар, балалар бакчалары һәм мәктәп хезмәткәрләре район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Укучылар чыгышлары, авылдашларыбыз - "Сорнай" ансамбле "сандугачы" Диләрә Шәрипова, Минзәлә Мәдәният сарае директоры Ринат Бәдертдинов, үзешчән артистларыбыз җырлары бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде.

ИСТӘЛЕК КИТАБЫ

"Исәнбайга нур өстәүче бер ялкын син, мәктәбем" китабы басылу юбилейга иң зур бүләк булгандыр. 1897 елда ачылган рус-башкорт училищесы, ул вакытларда мөгаллимлек итүчеләр, уку шартлары турындагы язмалардан башлана әлеге иҗади хәзинә. Ул барысын да үз эченә алган: мәктәп коллективы, укучыларның уңышлары, төрле һөнәр ияләре турындагы мәгълүматлар...

- Бу хезмәт әлегә мәктәп тарихын язуда беренче адым гына. Мәктәбебезнең елъязмасын мөмкин кадәр дөрес һәм төгәл итеп башкару өчен без Сарапул, Ижау, Казан архивларында эзләнеп, Исәнбай авылы тарихын язучы Ниязи Корбангалин язмалары, музей материаллары, авылдашларыбызның истәлек-хатирәләре, вакытлы матбугат язмаларына таяндык, - диделәр китапны төзүче мөгаллимнәр Гүзәл Зәйнуллина һәм Гөлназ Хуҗина.

...Авылыбыз уртасында балкып утыручы белем учагының тарих битләре дәвам итә. Ә без - анда белем алган укучылар аның сәхифәләре күп булуын, туган мәктәбебезгә тагын-тагын сагынып кайтырга язсын дип телибез.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотолары.

Белешмә:

1897 елда Исәнбайда рус-башкорт өяз башлангыч училищесы ачыла.

1918 елда башлангыч татар мәктәбендә белем бирелә башлый.

1931 елда ул җидееллык итеп үзгәртелә.

1949 елдан укучылар урта мәктәптә укый башлыйлар.

1951 елдан күрше авыллардан да балалар бирегә килеп белеем алалар.

1973 елда 320 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачыла.

120 ел эчендә мәктәп белән 17 директор җитәкчелек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев