Авыл җирлекләрендә – яңа башлыклар
21 авыл җирлегенең дүртесен яңа башлыклар җитәкләячәк
Узган атнада авыл җирлекләрендә беренче оештыру җыелышлары узды һәм аларда авыл башлыклары сайланды. 21 авыл җирлегенең дүртесен яңа башлыклар җитәкләячәк.
Азево авыл җирлегенең оештыру утырышында депутатлар Евгений АФАНАСЬЕВ кандидатурасына тавыш биргәннәр. Салагыш авыл җирлеге белән Илгизә ФӘРДЕТДИНОВА, Иске Эсләк авыл җирлеге белән Гөлнара ӘХМӘТОВА, Тирсә авыл җирлеге белән Илнар ЗАКИРОВ җитәкчелек итәчәк.
Калган авыл җирлекләрендә башлыклар үз эшләрен дәвам итәләр:
Бимада Эдуард Михайлов, Девятерняда Эрнест Ганиев, Иж-Бубыйда Раиф Ваһапов, Исәнбайда Рамил Мөхәммәдиев, Кадрәктә Александр Михайлов, Кадыбашта Хәлил Закиров, Кичкетаңда Илназ Җиһангәрәев, Красный борда Елена Яковлева, Кырындыда Рамис Мәүликәев, Кодашта Фәнис Шакиров, Күләгәштә Валерий Николаев, Көчектә Әлфирә Төхвәтуллина, Яңа Бәзәкәдә Мәгъсум Салихов, Сарсак-Омгада Тамара Николаева, Иске Чекалдада Павел Королев, Тәбәрледә Рафил Сәлимуллин, Шаршадыда Сергей Залетов.
Район башлыгы Ленар Нургаянов аларга авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев